Татарстан Премьер-министры Guangdong Zhenrong Energy компаниясе вәкилләре белән очрашты

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кытайның Guangdong Zhenrong Energy компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Инвестицон үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һ.б. катнашты.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кытай компаниясе вәкилләренә республика Россиянең инвестицион җәлеп итүчән төбәге булып тора, дип белдерде. Ernst&Young компаниясе белән “Forbes” журналы 2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанны бизнес алып бару өчен иң яхшы төбәк дип атады, дип билгеләп үтте республиканың Хөкүмәт җитәкчесе. “Кытай Халык Республикасы Татарстан Республикасы, шулай ук Россия өчен мөһим партнер булып тора, - дип ассызыклады Илдар Халиков. – Татарстан аша Ауропа-Көнбатыш Кытай халыкара логистика коридоры уза, тиздән ул Үзәк Азия төбәкләренә йөк ташу буенча төп маршрутка әйләнәчәк”.
“Кытай партнерларының Татарстанны инвестицияләр кертү платформасы һәм Россия базарына чыгу юлы буларак каравына шат”, - дип билгеләп үтте республика Хөкүмәт башлыгы. Агымдагы елның апрелендә вице-премьер Ли Кэцян җитәкелегендә төп провинцияләр губернаторларыннан торган Кытай делегациясе Россиядә булды, дип искәртте ул. “Кытай Халык Республикасы делегациясенең нәкъ Казанга килүе һәм биредә ТР Хөкүмәте дәрәҗәсендә һәм Идел буе федераль округы башлыклары катнашында мөһим очрашулар узуы күңелле хәл”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

Татарстан Хөкүмәт җитәкчесе Guangdong Zhenrong Energy компаниясе вәкилләре игътибарын Кытай белгечләренең Татарстан территориясендә кайбер проектларны гамәлгә ашыруда катнашуына юнәлтте.

“Без уртак производстволар ачу яклы, - диде Илдар Халиков. – Әлеге визит кысаларында уртак проектлар буенча фикер алышырбыз дип ышанабыз”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International