Киләсе елда ТР казнасына төшә торган зур йөкләмә бюджет хезмәткәрләренең эш хакларын этаплап күтәрүне тәэмин итү белән бәйле булачак

2012 елның 16 октябре, сишәмбе

Федераль кануннарга кертелгән кайбер үзгәрешләр, киләсе елда төбәкләр казналарының, шул исәптән Татарстан бюджетының керемнәрен киметүгә китерәчәк. Бу хакта бүген ТР салым, казначылык һәм финанс органнарының узган 9 айда бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанс министры Радик Гайзатуллин җиткерде. ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Финанс министры ассызыклап узганча, федераль кануннарга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, киләсе елда ТР консолидацияләнгән казнасының керем өлеше 7,5 млрд сум югалтыр дип фаразлана.

Федераль канундагы үзгәрешләр бюджет чыгымнарының артуына да китерәчәк. Киләсе елдан федераль казна моңа кадәр үзе финанслауда катнаша торган кайбер программа чараларын финанслауны тулысынча төбәкләр карамагына тапшыра. Радик Гайзатуллин аңлатуынча, сүз мәгариф һәм сәламәтлек саклауга кагылышлы биш программа чаралары хакында бара. Мәсәлән, инвалид балаларны дистацион укытуга моңа кадәр ел саен субсидияләр рәвешендә төбәкләргә федераль бюджеттан да акчалар бүленә иде. Быел Татарстанга бу максатларга 61 млн сумлык субсидия алынган булса, киләсе елдан моны бары республика үз казнасы хисабына гына финанслаячак. Мәктәпләрне җиһазлар белән тәэмин итү дә бөтенләе белән республикага тапшырыла. “2013 елда республика казнасына федераль бюджеттан 300 млн сум күләмендә субсидияләр алынмаячак. Татарстан моны үз чаралары исәбенә финансларга тиеш була. Бу 2013 ел бюджеты проектында чагыла”, - дип белдерде ТР финанс министры.

Шушы үзгәрешләр һәм социаль-үсеш фаразлары 2013 елга һәм 2014, 2015 елларның планлы чорына ТР бюджеты проекты нигезенә салынган.Төп финанс документы проекты ТР Президенты тарафыннан 28 сентябрьдә Дәүләт Советы каравына кертелгән иде. Кичә аның буенча парламент тыңлаулары узды. ТР Дәүләт Советының октябрь ахырында узачак утырышында ул беренче укылышта каралачак.

Киләсе елгы бюджет проектында ТР консолидацияләнгән бюджетының керем өлеше 160,2 млрд сум, чыгым өлеше 162,3 млрд сум күләмендә, бюджет кытлыгы 2,1 млрд сум күләмендә фаразлана. Консолидацияләнгән бюджет дефицитының бөтен суммасы республика казнасы өлешенә туры килә. Ә җирле бюджетлар баланслы булачак дип күзалланыла. Республика бюджетының үз керемнәре 128,3 млрд сум, чыгымнары 130,9 млрд сум күләмендә фаразлана.

Хәзер муниципалитетлар алдына җирле бюджетлар проектларын хәзерләп, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына тәкъдим итү бурычы куела.

ТР финанс министры искәртеп узганча, 2013 ел бюджеты да социаль юнәлешен саклап калачак. Радик Гайзатуллин үз чыгышында ассызыклап киткәнчә, киләсе елда республика казнасына төшә торган зур йөкләмә – РФ Президентының быел май аенда дөнья күргән Указын гамәлгә ашыру белән бәйле булачак. Сүз бюджет хезмәткәрләренең эш хакларын этаплап күтәрүне тәэмин итү хакында бара.

Радик Гайзатуллин белдергәнчә, бюджеттагыларның эш хакын күтәрү өчен зур күләмдә финанслар таләп ителә. “Моны төбәк казнасы үзе генә күтәрә калганда, бик авырга туры килергә мөмкин. Федераль үзәк бу максатларга республикага 1 млрд 495 млн сум финанслар бүлергә планлаштыра. Ә безнең исәпләүләр буенча, бюджеттагыларның хезмәт хакын күтәрү өчен иң кимендә 17 млрд сум кирәк. Нинди сценарий буенча эшлисен, әле уйлыйсы бар”, -ди министр. Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә бюджеттагыларның хезмәт хакларын этаплап күтәрүне тәэмин итүгә кагылышлы норматив-хокукый актлар эшләнә. Алар дөнья күргәч, төбәкләр дә моны гамәлгә ашыру юлларын билгеләргә тиеш була.

Президент Рөстәм Миңнеханов киләсе елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакын күтәрү белән бәйле алда зур эшләр торуын, эшнең түләү мәсьәләсендә генә түгеллеген үз чыгышында тагын бер кат искәртте. Аның белдерүенчә, бу максатларга акчаларны кайдан табу юлларын хәл итәргә кирәк. Оптимизация чараларын уздыру кирәк булырмы, салым базасын арттыру кирәк булырмы, башка чаралар күрергәме - уйларга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International