Парламент тыңлауларында Татарстанның киләсе ел бюджетын тикшерделәр

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан парламентында “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Фикер алышуларда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республиканың министрлык-ведомстволары башлыклары, депутатлар катнашты. Парламент тыңлауларын парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин алып барды.


ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, төп финанс документының төп күрсәткечләре белән таныштырып үтте. Фараз күрсәткечләрен планлаштырганда әйдәп баручы предприятиеләрнең һәм муниципаль берәмлекләрнең үсеш күрсәткечләре исәпкә алынган.
Министр Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында икътисадның җайлашу вакытында, чит илдән кертелгән товарларга пошлина кимүгә бәйле рәвештә, Татарстанда җитештерелгән товарларның конкурентка сәләтлелеген тәэмин итү чараларын эшләү зарурлыгын билгеләп үтте.
Алдагы өч елда нефтькә бәя 97-104 АКШ доллары, доллар курсы 32,4-33,7 сум булыр дип көтелә.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, макроикътисади тотрыклылык сакланганда, база тармакларының һәм система тәшкил итү предприятиеләренең үсеш динамикасыннан чыгып, инвестицион проектларны тормышка ашыру, яңа производстволарны эшләтеп җибәрүне исәпкә алып, 2013 елда икътисад 5 процент дәрәҗәсендә үсәр дип көтелә.

“Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: икътисадта республиканың үсеш институтлары – “Алабуга” аерым икътисади зонасы, “Технополис”, “Химград” кебек ширкәтләрнең эшчәнлеге арта бара. Алар үз чиратында кече һәм урта эшкуарлыкның үсешенә дә йогынты ясый”, - дип билгеләп үтте Икътисад министры.

Киләсе елда республикада углеводород чималын максималь эшкәртү белән бәйле зур күләмле проектларны тормышка ашыру дәвам иттереләчәк.
2012 елның беренче яртыеллыгында төп капиталга инвестицияләр салу 8,2 процентка арткан һәм 42 млрд. сум тәшкил иткән. Аның 30 проценты җитештерү тармагына җибәрелгән.

Министр билгеләп үткәнчә, инвестицияләр җәлеп итүчәнлекнең төп күрсәткече булып чит илләрдән кергән туры инвестицияләр тора. 2012 елның беренче яртыеллыгында чит илләрдән Татарстанга 220 млн. доллардан артык күләмендә инвестицияләр кергән. Аның иң зур өлеше “Алабуга” аерым икътисади зонасына карый.

Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында муниципалитетларда инновацион производстволарны үстерүне һәм инвесторлар белән адреслы эшләү бурычын куюын хәбәр итте. Бу үз чиратында эш активлыгын һәм 2013 елда төп капиталга инвестицияләр күләмен 6 процентка арттырырга ярдәм итәчәк.

Министр 2013 елда төзелеш секторының үсештә булачагын билгеләп үтте. Гражданнарның реаль керемнәре 10 процентка артачак.

Бүген Мидхәт Шаһиәхмәтов депутатлар Хафиз Миргалимов, Василий Логинов, Леонид Иванов, Татьяна Водопьянова, Альберт Бикмуллин, Рифат Ганибаевның сорауларына җавап бирде. Ул Татарстанда хезмәт хакы фондын үстерү буенча дөньякүләм стандартларга якынлашуны, әмма хезмәт җитештерүчәнлеге аксавын хәбәр итте. “Һәркемгә уңайлы мохит” программасының икътисади нәтиҗәсе нинди дигән сорауга министр күбрәк социаль нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Аның икътисади нәтиҗәлелеге күбрәк эшче кулларны эшкә җәлеп итү белән бәйле.

ТР Финанслар министры тыңлауларда Радик Гайзатуллин бюджетның төп параметрлары белән таныштырды.

Ул башта бюджетның керем өлешенә тәэсир ясый торган факторлар турында сөйләп үтте. Әлеге факторларның федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә килеп чыгуын белдерде.

2013 елга республика бюджетының керем өлеше - 128 328,2 млн. сум, чыгым өлеше – 130 938,6 млн. сум күләмендә карала. Кытлык 2 610,4 млн. сум күләмендә. Республиканың тупланма бюджетының керем өлеше - 160 199 990,3 сум, чыгым өлеше - 162 329 107,1 млн. сум, кытлык - 2 129 116,8 млн. сум.

Министр билгеләп үткәнчә, тупланма бюджетның чыгым өлешен формалаштыруның нигезенә бюджетның социаль юнәлешен көчәйтүче принциплар салынган. Аерым алганда, бюджет өлкәсендә һәм идарә өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә эш хакы 2013 елның 1 октябреннән 5,5 процентка артачак.

Шулай ук 2013 елның 1 сентябреннән стипендияләрне 5,5 процентка арттыру, коммуналь хезмәтләрне 12 процентка индексацияләү көтелә. 2013-2015 елларда республикакүләм социаль яктан әһәмиятле программаларны финанслау дәвам иттереләчәк.

Министр сүзләренчә, бюджетның социаль юнәлешле булуы белем бирү стратегиясен тормышка ашыруны дәвам итү белән көчәйтеләчәк. Бу стратегияне 2013 елда тормышка ашыру өчен, 2013 елда республика бюджетында 2 млрд. сум акча каралган. Социаль-мәдәни өлкәгә каралган чыгымнарның күләме барлык чыгымнарның 68 процентын тәшкил итәчәк. Хезмәт хакын түләү өчен китә торган чыгымнар 40 процент тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы бюджетының иң әһәмиятле керем чыганагы булып оешмалар табышына салым тора. Ул 2013 елда 45 000,0 млн. сум булыр дип фаразлана.

Бюджет тармагында эшләүчеләр өчен 2013 елдан хезмәт хакы фонды 14,5 процентка арта. Эчке тулаем продукт үсеше 5,5 процент булыр дип көтелә.

Министр шулай ук 2013 елда Татарстан бюджеты югалтулары турында сөйләп үтте. Бу үз чиратында республика бюджетындагы керемнәрнең күләмен киметә. Аерым алганда, министр билгеләп үткәнчә, нефть буенча файдалы казылмалар чыгаруга салым ставка арта, 2013 елдан РФ Салым кодексы буенча файдалы казылмаларга салым федераль үзәкнеке булып исәпләнә һәм 2012 елдан тулы күләмдә федераль бюджетка күчерелә. Югалтулар компенсацияләнми, республика бюджетына 627 млн. сум акча керми калачак.

Министр депутатларның игътибарын алдагы еллар бюджеты үтәлешендәге объектив кыенлыкларга юнәлтте. Әлеге авырлыклар федераль законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә, республика бюджетының керем өлеше 7,5 млрд. сумга кимүдән, бюджетта мәҗбүри булган һәм социаль түләүләрнең кискен артуыннан, федераль бюджетка бюджет кредитларын реструктуризацияләүдән гыйбарәт.
2013 елда Татарстан бюджеты, бюджетара трансфертлар буларак, федераль казнадан төрле юнәлешләр буенча - 10 988,3 млн. сум, 2014 елда – 7 225,9 млн. сум, в 2015 елда – 7 092,0 млн. сум алачак. Федераль үзәктән килә торган акчалар күләменең кимүе әлеге этапта кайбер федераль программаларны тормышка ашыруның тәмамлануы, федераль бюджеттан кайбер юнәлешләр буенча бюджетара трансфертларны тулысынча бүлеп бетермәү белән бәйле.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, парламент тыңлауларына нәтиҗә ясап, республика Хөкүмәте өчен бюджет процессының шундый фикер алышу рәвешендә баруы республика өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, фикер алышу вакытында депутатларлдан кергән тәкъдимнәрнең тормышка ашырылуы куанычлы.

Премьер-министр фикеренчә, республикада тулы канлы, әйдәп баручы икътисади һәм социаль программалар тормышка ашырылуга карамастан, хәл ителәсе мәсьәләләр әле кала бирә. Бу – юллар төзү дә (бигрәк тә авыл юллары), республика районнарында спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, бюджет тармагындагы хезмәт хаклары белән бәйле мәсьәләләр дә.
Илдар Халиков әйтүенчә, парламент тыңлаулары бәяләп бетергесез мәгълүмат, фикерләү өчен азык бирә. Бүген ул язып алган сораулар гына да кырыкка тулды. Хөкүмәт башлыгы аларның эш барышында исәпкә алыначагын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International