Илдар Халиков: "Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында икътисадның бер төркем юнәлешләренә ярдәм итү чараларын алдан күреп эш йөртергә кирәк”

2012 елның 23 октябре, сишәмбе
Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында, РФ икътисадының бер төркем тармакларына һәм юнәлешләренә ярдәм итәргә кирәк, һәм Татарстан федераль үзәккә бу өлкәдә бер төркем дәүләт сәясәте чараларын тәкъдим итәргә әзер.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Самарада үткән “Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында төбәкләрдә дәүләтнең социаль-икътисади сәясәтен тормышка ашыру үзенчәлекләре” исемле түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаганда, белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Түгәрәк өстәл РФнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына һәм Таможня берлегенә катнашу мониторингы буенча Федерация Советының вакытлы комиссиясе утырышы кысаларында үтте. Аның эшендә шулай ук РФ ФСның федератив төзелеш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитеты рәисе Степан Киричук, РФ төбәкләре хөкүмәтләре вәкилләре, ФС вакытлы комиссиясе вәкилләре катнашты.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү әлегә төбәк дәрәҗәсендә сизелмәвен билгеләде. Шул ук вакытта кабул ителгән карарларга бәйле җитди борчылулар бар, аеруча Татарстан кебек төбәкләрдә.

ТР Хөкүмәт башлыгы республиканың сәнәгать җитештерүендә эскпорт күләме якынча 50 процент булуын, ТРның тышкы сәүдә әйләнешендә ерак чит илләрнең өлеше 90 проценттан артып китүен хәбәр итте. “Бәйлелекнең мондый дәрәҗәсе безне җитди борчый”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Аның сүзләренчә, ТРда Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүгә автомобильләр төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы тармаклары аеруча сизгер.

“Һәм без бүгенге чара һәм башкалары безнең ил җитештерүчеләренә дәүләт ярдәмен күрсәтүне эшләп чыгарга мөмкинлек бирәчәк, дип өметләнәбез”, - диде ТР Премьер-министры.

И.Халиков сүзләренчә, шундый чараларның берсе – “КАМАЗ” тәкъдиме буенча кертелгән импорт автомобильләренә утилизацион җыю.

Нефть химиясендә куркынычны ТР җитәкчелеге шиннарга импорт пошлиналарының кимүендә күрә.

“Предприятиеләрнең бәяләүләре буенча, Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, ел саен "Нижнекамскнефтехим” якынча 3 млрд.сум югалтачак, керемнең якынча 2,5 проценты. Һәм без тулы модернизация кичергән һәм заманча технологияләргә ия компания турында сөйлибез.

Мондый модернизация үтмәгән башка предприятиеләр өчен, бу куркыныч хәл тагын да җитдиләнә”, - диде И.Халиков.

ТР Премьер-министры фикеренчә, тагын да тирәнрәк һәм проблемалы тема – ул авыл хуҗалыгы, аеруча, сөт һәм дуңгызчылык юнәлешләре. Илдар Халиков авыл хуҗалыгы җитештерүен яңартуның кирәклегенә һәм яңа технология дәрәҗәсенә күчәргә кирәклегенә ризалашты.

Татарстан бу өлкәдә бер төркем тәкъдимнәр әзерләгән – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм туклану сәнәгатен Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында яшәргә яраклаштыру дәүләт программасын кабул итү һәм тулы күләмдә аны финанслау. Илдар Халиков шулай ук күпмедер вакытка гына булса да, туклану продуктлары җитештерүчеләргә салым преференцияләрен бирү максатыннан, РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.

Илдар Халиков бер төркем илләрнең икътисади альянслар вәкиле булу шартларын намуссыз үтәүләрен, җирле җитештерүчеләргә көндәшлерәк булырга мөмкинлек бирә торган карарлар әзерләүләренә игътибар итте.

Моңа бәйле рәвештә, ТР Хөкүмәте башлыгы Бөтендөнья сәүдә оешмасы вәкил-илләре икътисади сәясәтенең мониторингын һәм башка аналитик эш кертергә кирәклеген билгеләде.

Җитештерүчеләр шулай ук халыкара базарларда намуссыз конкуренция фактларын ачыклаганда, дәүләт ярдәменә һәм компенсация чараларына мохтаҗ.

ТР Премьер-министры фикеренчә, Россия җитештерүчеләренә чит ил базарларына чыкканда, ярдәм итәргә кирәк. “Күпчелек җитештерүчеләр өчен, бер, үзәкләштерелгән ярдәмнән башка чит илгә чыгу бик авыр булачак”, - дип саный Илдар Халиков.

“Барлык карарлар кабул ителгән, шуңа күрә алар турында начар яисә яхшы, дип әйтүнең мәгънәсе юк. Бу яңа мохиттә йөзәргә өйрәнәсе генә кала”, - дип йомгак ясады Илдар Халиков.

Түгәрәк өстәл барышында Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында безнең ил икътисадына ярдәм итү чаралары турында РФ башка төбәкләре вәкилләре, Федерация Советы комиссиясе вәкилләре чыгыш ясады.

Сенаторлар төбәкләрне турыдан-туры ярдәм итү чараларын гына түгел, ә килешүдә тыелмаган ярдәм итү чараларын да эшләргә чакырдылар.

ФСның вакытлы комиссиясе эше бүген Самарада пленар утырышта дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International