Россия нефтькә бәяләр кимүгә әзер: бу очракта ул резервлар хисабына бюджет чыгымнарын финанслаячак, дип белдерде Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.
Министр искә төшергәнчә, чәршәмбе көнне дөньяның нефть базарында сату күләмнәренә карата сәясәтне алга таба эшләп чыгару мәсьәләсе буенча ОПЕК+ мониторинг комитеты узган, килешүләргә әлегә ирешелмәгән.
"Хәзер тагын бер куркыныч - нефть. Без үз резервларыбызны, Илкүләм иминлек фондын булдырдык, ул мул елларда нефть керемнәре хисабына тулыландырылды. Күпләр безне тәнкыйтьләделәр, Финанс министрлыгы алтын өстендә утыра, дип әйттеләр. Әмма хәзер вәзгыять үзгәрергә мөмкин, һәм без шуның хисабына безнең барлык чыгымнарыбызны финанслаячакбыз", - диде Силуанов РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетның студентлары өчен лекциядә.