Илкүләм проектларны һәм Президент юлламасыннан чараларны үтәү Россия икътисадының санкцияләргә, вирусларга һәм нефтькә бәяләргә бәйлелеген киметә, дип саный финанс министры Антон Силуанов.
"Россиянең үз көн тәртибе булырга тиеш. Ул бездә бар. Үсешнең илкүләм максатлары дип аталган төгәл максатлар бар: 2018 ел, Президент указы - сез боларның барысын да бик яхшы беләсез. Бу икътисад һәм халыкка ярдәм итү, гомер озынлыгын, бу тормышның сыйфатын арттыру өлкәсендәге максатлар", - диде ул, Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты студентлары өчен лекция белән чыгыш ясаганда.
"Болар барысы да үз көн тәртибенә ия булу һәм тышкы факторларга, санкция булсынмы, вируслармы, нефтькә бәяләр булсынмы азрак дәрәҗәдә илтифат итүгә юнәлтелгән иде”, - дип ассызыклады Силуанов, илкүләм проектларның да, Президентның гыйнвар юлламасындагы карарларның да мөһимлеген билгеләп.
Аның сүзләренә караганда, хәзер үз ресурсларга басым ясарга кирәк. "Шуңа күрә, кызганычка каршы, элегрәк, тагын бер кат кабатлыйм, без ачыклыкка барык, без чикләрне ачтык, безнең иң либераль сәүдә законнарының берсе иде, Россиягә килергә теләүчеләрнең барысын да керттек һәм шулай ук чыгардык та - сез беләсез, капиталларның зур күләмнәре Россиядән чит иллләргә чыгып китте, хәзер инде үз ресурсларыбызга, үз көчебезгә басым ясый башлыйбыз", - дип дәвам итте министр.
Аның сүзләренчә, Россиядә эшләп тапкан акчаның төрле түбән салым юрисдикцияләре буенча чит илгә чыкмыйча эшләве кирәк.