Булган ресурслар Россиягә гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне үтәүне, шулай ук нефтькә бәяләр тотрыклы түбән булганда да илкүләм проектларны тормышка ашыруны гарантияләргә мөмкинлек бирә, дип белдерде РФ финанс министры Антон Силуанов РФ премьер-министры Михаил Мишустинның киңәшмәсендә.
Хөкүмәт хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, Силуанов, булган ресурслар һәм бюджетны тотрыклы үтәү россиялеләр алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне үтәүне гарантияләргә, шул исәптән юллама нәтиҗәләре буенча Президент йөкләмәләрен һәм илкүләм проектларны, шулай ук нефтькә тотрыклы түбән бәяләр шартларында да финанс һәм макроикътисадый тотрыклылыкны саклап калырга мөмкинлек бирә, дип белдергән.