Федерация Советының социаль сәясәт комитеты башлыгы Инна Святенко фикеренчә, рубль курсының кискен төшүе Президент Владимир Путинның 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында күрсәтелгән социаль инициативаларын гамәлгә ашыру өчен Хөкүмәт тарафыннан кертелгән 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләрдә берничек тә чагылыш тапмаячак.
"Биредә борчылу өчен сәбәпләр юк, чөнки бюджет фаразланган нефтькә киметелгән бәядән чыгып төзелде. Өстәвенә, бездә стабилизация фонды шундый тупланган ки, нефть бәясенең бу сикереше берничек тә бюджет формалаштыруда чагылыш тапмаячак", - диде Святенко дүшәмбе көнне.
Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1 мартка Илкүләм иминлек фондының ликвид чаралары күләме 10,1 трлн сум тәшкил иткән. Бу 6-10 ел дәвамында нефтькә бәяләр $25-30 кадәр төшүдән төшеп калган керемнәрне каплау өчен җитәрлек.