Дәүләт Думасы комитеты президент юлламасын гамәлгә ашыру өчен бюджетка төзәтмәләрне II укылышка хуплады

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына РФ бюджетына төзәтмәләрне икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Төзәтмәләр РФ Президенты Владимир Путинның 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында яңгыраган социаль инициативаларын гамәлгә ашыру өчен РФ Хөкүмәте тарафыннан кертелде.

Закон проекты беренче укылышта кабул ителгән рәвештә хупланды, чөнки, комитет башлыгы Андрей Макаров әйткәнчә, документ президент юлламасын тормышка ашыруга багышланган һәм төзәтмәләр кабул итү каралмаган.

Дәүләт Думасы бюджетка төзәтмәләрне икенче укылышта 11 мартта, ә өченче укылышта 12 мартта караячак, дип планлаштырыла.

Документ нигезендә, бюджет керемнәре 2020 елда 214 млрд сумга, 2021 елда 646 млрд сумга һәм 2022 елда 755 млрд сумга үсәчәк. Шул рәвешле, бюджет керемнәре 2020 елда 20,6 трлн сум, 2021 елда 21,9 трлн сум һәм 2022 елда 22,8 трлн сум тәшкил итәчәк. Чыгымнар 2020 елда 19,7 трлн сум, 2021 елда 21,2 трлн сум һәм 2022 елда 22,4 трлн сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта 2020 елга бюджет профициты планлаштырылган дәрәҗәдә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International