Антон Силуанов 2020 елда Россия бюджеты дефицитлы булачак, дип хәбәр итте

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

РФ бюджеты 2020 елда дефицитлы булачак, дип хәбәр итте РФ финанс министры Антон Силуанов Федераль казначылык коллегиясенең киңәйтелгән утырышында.

"Әлбәттә, без быел дефицитлы бюджетка күчәчәкбез. Безгә безнең резерв булган Илкүләм иминлек фонды чараларын эшкә җигәргә туры киләчәк, ул шуның өчен формалаштырылды да", - диде ул.

Министр нефтькә бәяләр кимүнең икътисадтагы вәзгыятькә йогынтысын ассызыклады. "Агымдагы бәяләрдәге нефть факторы гына да план билгеләнешләре белән чагыштырганда нефть-газ керемнәре күләмен 3 трлн сумга диярлек киметә", - дип билгеләде Силуанов.

Аның сүзләренчә, хәзер дәүләт ярдәменнән башка яши алмаган икътисад тармакларына ярдәм итәргә кирәк. "Безгә хәзер ресурсларны дәүләт ярдәменнән башка яши алмаган барлык юнәлешләргә, икътисад тармакларына, төбәкләргә, кече эшкуарлыкка төгәл, нәтиҗәле ярдәм итүгә тупларга кирәк", - диде Финанс министрлыгы башлыгы.

Силуанов билгеләп үткәнчә, Россия икътисадындагы вәзгыять хәзер яхшы якка үсеш кичерми, 2020 елга макрофараздан тайпылу күзәтелә.

"Кызганычка каршы, [РФ икътисадында] вәзгыять әлегә яхшы якка үсеш кичерми, шуңа күрә без агымдагы елга формалаштырган макроикътисадый фаразлардан читләшәбез. Әлбәттә, бу бюджетка да кагылачак", - дип билгеләде ул.

Силуанов сүзләренчә, хәзерге шартларда икътисадның тулы бер тармаклары кыскара.

"Хәзер тагын да җитдирәк фактор - коронавирус факторы өстәлде. Хәтта эш вируста түгел, ә эш шунда ки, икътисадның тулы бер секторлары кыскара һәм кысыла. Без инде ташулар, шул исәптән авиаташулар, туризм, кече бизнес кебек секторлар турында сөйләштек, моның артыннан башка секторлар  китә. Без кыйммәтле куллану предметларын, шул исәптән автомобильләрне сатып алу күләме кимүен күрәбез", - дип өстәде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International