Хөкүмәт Дәүләт Думасыннан коронавирус пандемиясе шартларында икътисадка ярдәм итү кысаларындагы кайбер закон карарларын оператив карауны сораячак. Бу хакта Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда финанс министры Антон Силуанов белдерде.
"Бүген кайбер норматив һәм закон чыгару карарларын әзерләү буенча йөкләмә бирелде. Сездән дә бу карарларны карауны сораячакбыз. Чаралар исемлеге Хөкүмәт тарафыннан эшләнгән. Якын арада, бүген-иртәгә диярлек, без инде аны тормышка ашыра башлыйбыз", - диде Силуанов.