РФ Финанс министрлыгы территорияләрендә нефть эшкәртү предприятиеләре булган төбәкләрне күзәтеп торачак һәм кирәк булганда аларга ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Хөкүмәттәге киңәшмәдә РФ финанс министры Антон Силуанов белдерде.
"Без икътисадларында нефть табу һәм нефть эшкәртү белән бәйле предприятиеләр булган төбәкләргә аерым игътибар бирәбез, аларны күзәтеп торачакбыз. Без РФ субъектларын баланслауга дотацияләр рәвешендә РФ субъектларына ярдәм итүнең махсус фондын булдырачакбыз. Шулай булгач, беренче чираттагы йөкләмәләрне үтәү кирәк булганда, төбәкләргә оператив ярдәм күрсәтәчәкбез", - дип билгеләде Силуанов.
Элегрәк РФ Хөкүмәте халыкка һәм икътисад тармакларына ярдәм чараларын үз эченә алган коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә хәлнең начараюы шартларында Россия икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар һәм гамәлләр планын эшләп чыгарды.