Антон Силуанов Россия бюджеты әлегә план буенча үтәлә дип белдерде

2020 елның 21 марты, шимбә

РФ икътисады әлегә элек планлаштырылган трендларда үсә, бюджет план буенча үтәлә. Бу хакта шимбә көнне РФ финанс министры Антон Силуанов премьер-министр Михаил Мишустинда икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә чыгыш ясаганда белдерде.

"Икътисади вәзгыять буенча, Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, икътисадның әлегә без планлаштырган трендларда үсүен күрәбез. Ике ай эчендә үсеш 2,3% тәшкил итте. Тулаем алганда, бюджет әлегә ике ай эчендә план буенча үтәлә", - диде ул.

Силуанов шулай ук Хөкүмәт төбәкләрдәге икътисади вәзгыятьне җентекләп тикшерә, дип өстәде. "РФ субъектлары бюджет планнарын формалаштыруга бик зур игътибар белән якын килде дип әйтәсем килә", - дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International