РФ Финанс министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы 26 мартка кадәр бюджет чыгымнарында приоритетлар билгеләү буенча тәкъдимнәр кертәчәкләр

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

РФ Финанс министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы 26 мартка кадәр кризиска каршы максатларда бюджет чыгымнарында приоритетлар билгеләү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш. Тиешле боерыкка РФ премьер-министры Михаил Мишустин 21 мартта кул куйган.

"Россия Финанс министрлыгына һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгына кызыксынган федераль башкарма хакимият органнары катнашында  кризиска каршы максатларда федераль бюджет чыгымнарында приоритетлар билгеләү буенча тәкъдимнәр кертергә", - диелә документта.

Моннан тыш, Мишустин Финанс министрлыгына, федераль бюджеттан элек төбәкләргә бирелгән бюджет кредитлары буенча 2020 елда РФ субъектлары бурычларын кичектереп тору яки реструктуризацияләү мөмкинлеген 25 мартка кадәр РФ кануннарына кертүне тәэмин итәргә йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International