РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт әгъзалары белән оператив киңәшмәдә Финанс министрлыгына төбәкләрнең әҗәтләре буенча түләүләрен кичектереп тору өчен чаралар күрергә күрсәтмә бирде.
"Россия Банкы белән берлектә безгә финанс базарларын өстәмә көйләү өлешендә тәкъдимнәр әзерләргә кирәк. Шул ук вакытта тәкъдим ителгән һәр чара тикшерелергә һәм исәпләнергә тиеш, - диде Мишустин. - Бюджет параметрларын җентекләп эшләргә, беренче чираттагы чыгымнарга өстенлекләрне билгеләргә кирәк". "Күренеп торганнарның берсе - төбәкләргә өстәмә ярдәм. Түләүләрне кичектереп тору һәм инде алынган бюджет кредитлары буенча төбәк бурычларын 2020 елда реструктурлаштыру тәкъдиме бар", - дип өстәде ул.
Хөкүмәт башлыгы хәбәр иткәнчә, тиешле йөкләмә инде Финанс министрлыгына бирелгән.
"Әмма федераль бюджеттан ярдәм максималь нәтиҗәле булсын өчен, ул адреслы булырга тиеш. Моның өчен мин РФ субъектлары башлыкларына аларның территорияләрен уңышлы үстерү өчен төп әһәмияткә ия предприятиеләрне һәм оешмаларны билгеләргә куштым", - диде Мишустин. Ул коронавируска каршы көрәш аның нәтиҗәләре буенча Хөкүмәт көчләрен координацияләү өчен бизнес-структураларны да җәлеп итәргә кирәк, дип өстәде.