Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
Утырышта «Татнефть» ГАҖнең быелның ике ае бюджеты үтәлеше каралды һәм 2020 елның апрель һәм икенче кварталына бюджеты расланды.
Директорлар советы компаниянең экологик тәэмин ителешен һәм тотрыклылыгын тәэмин итү буенча эш процессларын камилләштерүне исәпкә алып, 2019 елда «Разведка һәм чыгару» бизнес-юнәлеше эше йомгаклары турында мәгълүмат тыңлады.
Моннан тыш, утырышта катнашучылар, климат үзгәрүне исәпкә алып, экологик иминлек өлкәсендәге эшнең барышы белән таныштылар.
Директорлар советы шулай ук «Татнефть» ГАҖнең финанс хисаплылыгы аудиторы сыйфатында PWC фирмасын («ПрайсвотерхаусКуперс Аудит» АҖ) җәлеп итү турында карар кабул итте.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.