“Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышы узды

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

“Татспиртпром” АҖнең киләчәктәге үсеше һәм җитештерү егәрлекләрен нәтиҗәле файдалану турында фикер алыштылар.

“Татспиртпром” АҖнең генераль директоры Руслан Максудов компаниянең агымдагы елдагы эшчәнлеге хакында фаразларны җиткерде.

“Татспиртпром” АҖ Директорлар советы әгъзалары алынган мәгълүматны игътибарга алдылар. Предприятиедә 2020 елга финанс-икътисадый үсеш буенча сайлап алынган курс гамәлгә ашырылачагы ассызыкланды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International