S&P РФ рейтингын "тотрыклы" фараз белән ВВВ- дәрәҗәсендә раслады

2020 елның 27 марты, җомга

S&P Халыкара рейтинг агентлыгы РФ рейтингын "тотрыклы" фараз белән чит ил валютасында йөкләмәләр буенча "ВВ-/А-3" дәрәҗәсендә раслады, диелә агентлык матбугат хезмәте хәбәрендә.

"S&P Global Ratings Россия Федерациясенең суверен кредит рейтингларын раслады: чит ил валютасында йөкләмәләр буенча озак сроклы һәм кыска сроклы рейтинглар – "ВВ-/А-3" дәрәҗәсендә һәм илкүләм валютада йөкләмәләр буенча озак сроклы һәм кыска вакытлы рейтинглар – "ВВ/А-2" дәрәҗәсендә. Рейтинглар буенча фараз - "тотрыклы", - диелә хәбәрдә.

Агентлыкта билгеләп үтелгәнчә, элегрәк ОПЕК+ илләренең нефть табуны тәүлегенә 1,5 млн баррельгә кыскарту буенча уңышсыз сөйләшүләреннән соң нефтькә бәяләр фаразлары киметелгән - дөнья ихтыяҗының көтелгән кимүенә җавап итеп "өлешчә коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле". Шул ук вакытта аналитиклар 2020 елның икенче яртыеллыгында һәм 2021 елда нефтькә ихтыяҗ торгызылуын исәпли.

S&Р фикеренчә, үлчәнгән макроикътисадый сәясәт, шул исәптән сыгылмалы алмашу курсы һәм консерватив бюджет кагыйдәсе, шулай ук дәүләт әҗәтенең түбән дәрәҗәсе ил икътисадына тышкы шартларга җайлашырга мөмкинлек бирергә тиеш.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International