Коронавирус пандемиясе белән бәйле вәзгыять икътисадның күп кенә тармакларына йогынты ясый, әмма Россия яңа чынбарлык белән бәйле үзгәрешләргә җавап бирү өчен җитәрлек запаслар туплады. Бу хакта "Россия 1" телеканалында Наилә Аскер-задәнең "Опасный вирус" фильмында финанс министры Антон Силуанов белдерде.
"Без коронавирус белән бәйле вәзгыятьнең нефть табуга, нефть эшкәртүгә бәйле тармакларга гына түгел, башка тармакларга да йогынты ясавын күрәбез. Безнең өчен бу яңа чынбарлык. Шуңа да карамастан, без бу чынбарлыкка әзер, Үзәк банкның алтын валюта резервларын да, шулай ук Хөкүмәт резервларын да җитәрлек күләмдә тупладык, бүген икътисадта һәм бюджетта барган барлык үзгәрешләргә җавап бирү өчен алар җитәрлек булачак", - диде ул.
Силуанов билгеләп үткәнчә, бюджетның керем базасы кимиячәк. "Әмма без мондый чорга әзерләндек. Мул заманалар хәзер үтте. Дәүләттә булган ресурслар белән нәтиҗәлерәк эш итәргә туры килә", - дип өстәде ул.