«Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor.tatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарының ишегалды территорияләренең 341 проекты барлыкка киләчәк.
Сайт халыкка үз ишегалларын төзекләндерү турында фикерләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Үзизоляция режимы шартларында яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен шулай ук "Безнең ишегалды" программасының кайнар линиясенең бердәм номеры буенча кабул итәчәкләр 8 (800) 27-5-2020. Халыкны үз ишегалларының проектлары белән танышырга һәм кире элемтә бирергә чакырабыз.
Кайнар линия буенча һәм "Безнең ишегалды" программасы сайты аша йортларда яшәүчеләрдән шәрехләрне планнар-схемалар урнаштырылган вакыттан алып 12 апрельгә кадәр өч көн эчендә көтәләр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча киң колачлы программаны 2019 елда тәкъдим итте. Программаны гамәлгә ашыру критерийлары буенча төзекләндерү исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән йортлар ишегаллары, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ишегалды территорияләрен ремонтлау программасы буенча элек ремонт ясалмаган ишегаллары керә. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында планлаштырылган эшләр арасында - юлларны һәм тротуарларны, тышкы яктыртуны ремонтлау, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, шулай ук каты коммуналь калдыклар мәйданчыклары урыннарын булдыру.