РФ Финанс министрлыгында 2020 елның гыйнвар-март айларындагы Россия бюджеты профицитын бәяләделәр

2020 елның 10 апреле, җомга

РФ федераль бюджетының профициты 2020 елның гыйнвар-март айларында якынча 12,407 млрд сум тәшкил иткән, ягъни тулаем эчке продуктның 0,05%ы. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтында урнаштырылган материалларда әйтелә.

Гыйнвар-март айларында бюджет керемнәре "2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджет турында" федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменә 4,73 трлн. сум яисә 23% тәшкил иткән, шулардан нефть-газ керемнәре - 1,788 трлн сумнан артык, нефть-газ булмаган керемнәре 2,942 трлн сум.

Бюджет чыгымнары 4,718 трлн сум, ягъни федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменә 24% һәм, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, федераль бюджетның җыелма бюджет язмасына 22,7% тәшкил иткән.

Керемнәрнең иң күбесен Федераль салым хезмәте - 3,153 триллион сум күчергән, ягъни 2020 елга федераль бюджет керемнәренең фаразланган күрсәткечләренә карата 24%. Федераль таможня хезмәте 1,188 трлн сум яки елга фаразланган күрсәткечләргә 21,7% юнәлдергән. Башка федераль органнарның күчерүләре 388,99 миллиард сум (еллык фаразга 19,9%) тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International