Россия Хөкүмәте керемнәр кимүгә карамастан, бюджет чыгымнарын киметергә җыенмый, дип белдерде икътисадый үсеш министры Максим Решетников.
"Шуны аңларга кирәк, Хөкүмәт эчендә гомуми аңлау бар: хәзер бюджет керемнәренең сизелерлек кимүе белән очрашсак та, бюджет чыгымнарын кыскарту вакыты түгел, без моны бик яхшы аңлыйбыз, өстәвенә, моны без федераль дәрәҗәдә генә түгел, регионнар дәрәҗәсендә дә очратачакбыз", - диде Решетников "Антипхрупкость 2020" проекты кысаларындагы Сколково бизнес-мәктәбенең махсус трансляциясендә.
Ул искә төшергәнчә, төбәк бюджетларына зур социаль йөкләнеш билгеләнгән.
Хәзер бюджет чыгымнарын киметү түгел, юнәлешләрне яңадан бигеләү чоры. Әмма бюджет чыгымнары - ул шул исәптән икътисадны тотып торучы якорь булачак", - дип өстәде министр.