Россия Президенты Владимир Путин төбәкләргә бюджетларның тотрыклылыгын тәэмин итүгә өстәмә 200 млрд сум юнәлдерергә кирәк дип саный.
"Төбәк бюджетларының тотрыклылыгын һәм балансланганлыгын тәэмин итүгә өстәмә рәвештә 200 млрд сум юнәлдерүне тәкъдим итәм, шул ук вакытта Федерация субъектларының әлеге акчаларны сыгылмалы куллану мөмкинлеге булырга тиеш", - дип белдерде дәүләт башлыгы Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә.
Путин искәрткәнчә, төбәкләргә өстәмә ярдәм кирәклеге турында ул элегрәк инде әйткән булган. "Аларның керемнәре хәзер төрле сәбәпләр аркасында кимеде, ә бит төбәкләргә, икътисад һәм гражданнарга ярдәм итү буенча зур эш алып барыла торган төбәк дәрәҗәсенә зур йөкләнеш туры килә, һәм Федерация субъектларының моның өчен кирәкле ресурслары булырга тиеш", - дип аңлатты президент.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, өстәмә рәвештә бүлеп бирелгән акчаларны субъектлар "мәшгульлеккә һәм эшлекле активлыкка ярдәм итүнең үз төбәк чараларын гамәлгә ашыруга, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә пособиеләр һәм хезмәт хакы түләүгә, иң кичектергесез социаль мәсьәләләрне хәл итүгә һәм кешеләргә ярдәм итүгә" тота ала.