РФ Финанс министрлыгы агымдагы вәзгыятьтә төбәкләргә ярдәм итү өчен, 2029 елга кадәр бурыч түләү вакытын озайтуны һәм түләү графигын үзгәртүне күздә тотып, аларга 2017 елда бирелгән кредитларны реструктуризацияләү буенча чаралар эшләде, диелә министрлык сайтындагы хәбәрдә.
"Россия Финанс министрлыгыгы агымдагы икътисадый вазгытьтә төбәкләргә ярдәм итү һәм социаль әһәмияткә ия бурычларны, шул исәптән, коронавирус инфекциясен таратмау буенча чаралар кабул итүгә юнәлдерелгән, хәл итү өчен РФ Хөкүмәтенең кайбер актларына һәм "2017 елга РФ субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан кредитлар бирү кагыйдәләре"нә үзгәрешләр эшләп чыгарды. Тиешле карарлар проектлары Россия Хөкүмәтенә кертелде", - диелә хәбәрдә.