Халыкара валюта фонды (МВФ) коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәләре йогынтысында Россиянең тулаем эчке продуктының 2020 елда 5,5% ка кимүен фаразлый, гыйнварда фонд ил икътисады үсешен 1,9% дәрәҗәсендә көткән иде. Бу хакта Халыкара валюта фондының дөнья икътисады үсеше перспективалары турындагы докладында әйтелә.
Халыкара валюта фонды фаразлары буенча, Россиядә икътисадый активлыкның җитди акрынаюы көтелә.
Әмма 2021 елда фонд икътисади үсешнең гыйнвар фаразындагы 2% урынына 3,5% ка кадәр тизләнүен исәпли.
Фаразга караганда, РФ инфляциясе 2020 елда уртача елга 3,1% һәм 2021 елда 3% тәшкил итәчәк. 2019 елда әлеге күрсәткеч 4,5% тәшкил иткән булган.
Эшсезлек 2020 елда 4,9%, 2021 елда - 4,8% тәшкил итәчәк. 2019 ел нәтиҗәләре буенча эшсезлек дәрәҗәсе 4,6% тәшкил иткән булган. Илнең түләү балансы 2020 елда 0,7% ка, һәм 2021 елда - 0,6% ка үсәчәк.
Пандемия таралу сәбәпле, барлык үсә торган илләр сәламәтлек саклау өлкәсендәге кризис, тышкы ихтыяҗның җитди шокы, дөньякүләм финанс шартларының кискен катгыйлануы һәм чимал товарларына бәяләрнең кискен төшүе белән очраша, бу чимал экспортерларының икътисадый активлыгына җитди йогынты ясаячак, дип өстәделәр фондта.
Моннан тыш, фонд фикеренчә, нефтькә бәяләр 2023 елга кадәр баррель өчен 45 доллардан түбәнрәк калачак, бу исә 2019 елдагы уртача бәядән якынча 25% ка түбәнрәк.
"Бу диверсификацияләнгән керемле һәм экспортлы нефть экспортерларына, бигрәк тә югары чыгымлы җитештерүчеләргә, җитди йогынты ясаячак һәм эпидемия таралуыннан, дөнья финанс шартларын катгыйландырудан һәм тышкы ихтыяҗның көчсезрәк булуыннан шокны арттырачак", - дип аңлаттылар Халыкара валюта фондында һәм нефтькә бәяләр кимү нефть импортерлары файдасына барачак дип өстәделәр.