Антон Силуанов: планлаштырылган чыгымнарны исәпкә алып, Илкүләм иминлек фонды күләме ел ахырына 7 трлн сум тәшкил итәчәк

2020 елның 19 апреле, якшәмбе

Илкүләм иминлек фонды (ФНБ) күләме, планлаштырылган чыгымнарны исәпкә алып, 2020 ел ахырына якынча 7 трлн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Финанс министрлыгы башлыгы "Россия-1" телеканалындагы "Мәскәү. Кремль. Путин" тапшыруы эфирында белдергәнчә, нефтькә агымдагы бәяләрдә чаралар 2024 елга кадәр җитәчәк, "бу ресурс җитәрлек булачак".

Бу атнада Финанс министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда ведомство Илкүләм иминлек фондыннан икътисадка ярдәм итү өчен якынча 2 трлн сум тотачак. Халыкка, аерым тармакларга һәм эшчәнлек өлкәләренә фискаль ярдәм күрсәтүнең гомуми күләме тулаем эчке продуктның 6,5%тан артыграгына бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International