АКРАда 2020 елда Urals нефтенең уртача еллык бәясен баррель өчен $25 дип бәяләделәр

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Вакыйгалар үсешенең сценарие пессимистик булганда, Urals маркалы нефтькә уртача еллык бәя 2020 һәм 2021 елларда баррель өчен $25 һәм $35 тәшкил итәчәк, 2024 елга аның хакы 47 долларга кадәр артачак. Бу хакта "2020 елгы икътисади кризис мәсьәләләре һәм сабаклары" Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) материалында әйтелә.

2019 елда Urals ның уртача еллык бәясе баррель өчен 63,7 доллар тәшкил иткән булган.

"Аеруча тирән икътисадый шок очрагында илләр озак вакыт дәвамында координацияләнгән эш алып бару ягында булачак, шуның белән бергә икътисадны торгызу килешүнең отышлылыгын барлык яклар өчен азрак аермачык итәчәк. Димәк, табу буенча чикләүләр макроикътисадый сценарийга бәйле рәвештә йомшарачак, яки 2021 елда тулысынча бетереләчәк. 2020 елда нефтькә уртача еллык бәяләр пессимистик, база һәм оптимистик сценарийларда баррель өчен $25/$35/$35 тәшкил итәчәк", - диелә материалда.

Агымдагы кризис нәтиҗәләре буенча Россия Хөкүмәтеннән 2014 елдагы кебек бюджетны фундаменталь консолидацияләү таләп ителмәячәк, бу дәүләт куллануы кимү куркынычын һәм икътисадны үстерү өчен тоткарлаучы эффектны юкка чыгарачак, дип исәпли аналитиклар.

Халык алдындагы белдерүләргә караганда, Финанс министрлыгы элеккечә үк рецессия шартларында өстәмә нефть-газ булмаган керемнәр һәм хосусыйлаштырудан өстәмә керемнәрдән артмаган күләмдә чыгымнарны арттыруны күздә тотмаган бюджет кагыйдәләре кысаларында эшли. Агентлыкта, Саклык банкы акцияләрен сатып алуга чыгымнарның бер өлешен (тулаем эчке продуктның якынча 0,3%ы) кире кайтарудан тыш, 2020 елда мондый керемнәр барлыкка килүен көтмиләр.

Чыгымнарны арттыру исәбенә энергия ресурсларына бәяләрне киметүдән тискәре нәтиҗәне компенсацияләүнең формаль мөмкинлеге булмау Россиядә бюджет ярдәменең төп чарасы сыйфатында салым стимуллары кулланылуга китерә, дип билгели экспертлар.

"Әгәр Россия икътисадында кризис күренешләре арткан саен ярдәм итүне киңәйтү кирәклеге турында карар кабул ителсә, бюджет кагыйдәсенең гамәлдә булуы туктатылырга мөмкин", - дип фаразлый аналитиклар.

Моннан тыш, агентлыкта 2008-2009 еллардагы кризистан соң таралу алган бюджет кагыйдәләрен үзгәртү буенча чит ил практикалары кулланыла башлауга юл куялар. "Алар ("икенче буын бюджет кагыйдәләре") ачык формада бюджет кагыйдәсенең гамәлдә булуын туктатып тору мөмкинлеген бирә торган шартларны, яки контрциклик компонентларны үз эченә ала, алар кризис шартларында бюджет сәясәтен сизелерлек йомшартырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә сәясәтне йомшарту бюджет законнарын үзгәртүдән яки аларны бозудан башка бара, бу озак сроклы перспективада бюджет кагыйдәсенә дә, тулаем дәүләткә дә ышанычны арттыра", - диелә тикшеренүдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International