Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү - һәрберебезнең бурычы ул

2012 елның 26 декабре, чәршәмбе
Татарстанда шәһәр яны һәм халыкара транспортта пассажирлар ташу куркынычсызлыгы контролен көчәйтергә кирәк. Ул хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында белдерде. Утырышта "2006-2012 елларга юл хәрәкәте иминлеген арттыру" федераль максатчан программасының нәтиҗәләре каралды. Әлеге утырышны видеоконференция тәртибендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың барлык муниципаль районнары белән берлектә үткәрде.

Утырышта Рөстәм Миңнеханов, машина йөртүчеләрнең әзерлек дәрәҗәсен билгеләү өчен, автомәктәпләрнең рейтингын төзергә тәкъдим итте.

Моннан тыш Татарстан Президенты шәһәр җәмәгать транспорты өчен кадрлар әзерләүгә дә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады. Очраклы кешеләр биредә булырга тиеш түгел, диде Рөстәм Миңнеханов, чөнки аларның профессиональлегенә пассажирларның иминлеге бәйле.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү - һәрберебезнең эше ул, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, тизлекне арттырмауга, гомумән машина йөртү мәдәниятенә игътибар итү мәслихәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International