“Корстон”да ТР Муниципаль берәмлекләре советының VII съезды узды

2012 елның 26 декабре, чәршәмбе
Район, авыл җирләрендә юлларны карап тотуны җайга салу өчен, предприятиеләрне юл техникасы белән тәэмин итү буенча лизинг фонды булдыру, су белән тәэмин ителешкә кагылышлы программаны уңышлы гамәлгә ашыру өчен элеккечә су өчен салым системасына кайту, муниципалитетларны өстәмә керемнәр алуга стимуллаштыру һ.б. Муниципалитетларны борчыган әлеге актуаль мәсьәләләр бүген ТР Муниципаль берәмлекләре советының VII съездында күтәрелде. Совет рәисе Минсәгыйть Шакировның тулы мәгълүмат һәм анализга корылган чыгышында бу юлы да узганындагы кебек муниципалитетларны борчыган проблемаларга үзәк урын бирелгән иде. Съезд эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, республикадагы 974 муниципаль берәмлекнең барысыннан да делегатлар катнашты.

“Узган 6 ел эчендә съездлар муниципалитетлар үсешенә кагылышлы актуаль проблемалар хакында фикерләшү һәм стратегик чишелешләр эзләнә торган республика форумына әйләнде”, -дип башлады үз чыгышын Минсәгыйть Шакиров. Ул докладында традициягә тугры калып, көнүзәк проблемаларны яктыртты. Узган бер ел эчендә шактый гына мәсьәләләр уңай чишелеш табуга карамастан, хәл ителергә тиешлеләре әле бихисап кала. Бу өлкәдә күп нәрсә җирле вәкиллекле органнарының һәм аерым депутатларның активлыгына бәйләнгән. Тик Минсәгыйть Шакиров белдергәнчә, әлегә урыннардан совет Президиумына бик аз тәкъдимнәр алына, аларга актвлык җитми. Совет рәисе соңгы вакытларда гражданнардан торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы күп дәгъвалар алынуын искәртеп, идарәче компанияләргә карата даими массакүләм контроль булдырылырга тиешлекне җиткерде. Сүз, беренче чиратта, халык тарафыннан контрольне көчәйтү турында бара. Тик бүген халык бу эшләргә дә, гомумән, җирле үзидарә эшенә бик сүлпән җәлеп ителә. “Аз санлы депутатлар белән генә җәмәгать фикерен җиткерү һәм тормышка ашыру кыен”, -дип ассызыклый Минсәгыйть Шакиров. Шуны күздә тотып, хәзер республикада территориаль иҗтимагый үзидарә органы төзү турында сүз алып барыла. Шундый органнар бүген инде Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Чистайда эшли башлаган. Мондый берләшмәләрне булдыру зарурлыгын яхшы аңлаган ТР Дәүләт Советы депуталары ТР Муниципаль берәмлекләре советына бу эшне республика территориясендә активлаштыру тәкъдиме белән чыккан. 2013 елда мондый территориаль иҗтимагый үзидарә органнарын оештыру дәвам итәчәк.

Минсәгыйть Шакиров үз чыгышында Татарстанда уңышлы гамәлгә ашырылучы “Чиста су” программасына аерым тукталып узды. Агымдагы ел дәвамында республиканың 110 торак пунктында су белән тәэмин итү системалары ремонтланган, яңалары төзелгән. Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк. “Шул ук вакытта бу проблеманы урыннарда тагын да нәтиҗәле чишү өчен, муниципалитет башлыклары, җирле депутатлар финанслауның өстәмә чыганакларын табу турында да уйларга тиешләр”, -ди ул. Бу уңайдан совет рәисе элек кулланылган ысулга – йорт хуҗалыкларыннан су салымын җыюга (самообложение) кайтуны тәкъдим итте. Съезд алдыннан уздырылган сораштыруларда катнашучыларның өчтән ике өлеше бу идеяне яклаулары хакында белдергән. “Социаль әһәмияттәге бурычларны чишү өчен, гражданнардан су салымын җыюны оештырганда, муниципаль берәмлекләр җыелган һәр бер сум акчага төбәк бюджетыннан 3 сум ярдәм алуга дәгъва итә алыр иде”, - дип белдерде Минсәгыйть Шакиров. Һәм ул республиканың кайбер муниципалитетларында мондый уңай тәҗрибәнең инде булуын искәртте. Президент Рөстәм Миңнеханов шәрехләп узганча, бу салым системасы бик анык эшләнергә, нинди бурычларны хәл ителергә тотыласы ачык күрсәтелергә тиеш. “Без моны карарга әзер”, -диде ул.

Минсәгыйть Шакировның авыл юлларын карап тоту буенча тәкъдимен исә залда утырган делегатлар дәррәү кул чабып күтәреп алды. Узган съезддагы кебек бу юлы да рәис торак пунктларда урам челтәре инфраструктурасын карап тоту, аеруча кышкы чорда авыл җирләрендә юлларны карап тоту белән проблеманы янә күтәрде. Шәһәр җирләрендә моңа кагылышлы норматив база нык искергән. Авыл җирләрендә исә юлларны карап тотуга бөтенләй финанслар каралмый. Кышын юлларны кардан чистарту эше район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары инициативасы белән ара-тирә генә шәхси затлар белән килешү нигезендә башкарыла. “Бу эшләрнең барысы да муниципалитетлар вәкаләтендә, ә акча юк”, - ди совет рәисе. Сүз уңаеннан, бүген муниципалитетларга 40 тан артык вәкаләт йөкләнгән. Тик аларның шактые финанслар белән беркетелмәгән. Минсәгыйть Шакиров бүген съездда катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка район, муниципалитетара предприятиеләрне юл техникасы белән тәэмин итү буенча лизинг фонды булдыруны сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге предприятиеләр җирлекләрдә юлларны карап тотуга җәлеп ителерләр иде, ди ул.

Рөстәм Миңнеханов, юлларны чистартырга тиешлекне аңларга тиешбез, моңа акчалар каралырга тиеш, дигән фикердә. Ә юлларны карап тотуга килгәндә, аның фикеренчә, бу мәсьәләне ике төрле юл белән чишеп була. Беренче юлы - гамәлдәге юл-коммуналь оешмаларны җәлеп итеп. Икенче юлы – авыллар өчен юл техникасы сатып алу белән кызыксынган эшмәкәрләрне “Лизинг-грант” программасында катнаштыру.

Муниципаль берәмлекләр советы рәисе билгеләп узганча, агымдагы елда барлык муниципаль районнарда юллар төзелеше алып барылган. 2012 ел дәвамында 62 торак пунктка каты өслекле юллар үткәрелгән. Шундый ук эшне тагын 600ләп торак пунктта башкарасы бар. Минсәгыйть Шакиров фикеренчә, “Авылларда юллар төзелеше” программасының алга таба үсеше торак пунктлар эчендә юллар салу булырга тиеш.

Авыл җирендә халыкка хезмәт күрсәтүне оештыру эше дә канәгатьләнерлек түгел. Минсәгыйть Шакиров сүзләренә караганда, бүген авыл җирләренең 70 процентында банк учреждениесе юк. 2000 елдан бирле андый учреждениеләр саны 282 гә кыскарган. Алга таба тагын 100 дән артык банк учреждениесе оптимальләштереләчәк. Авыл җирлекләренең 60 процентында почта бүлекләре юк. Авылларның 24 проценты – кибетсез, 36 процентында беренчел ярдәм күрсәтү өчен фельдшер-акшерлык пунктлары юк. “Узган съезд йомгакларына нигезләнеп, банк учреждениеләре проблемасын Саклык банкы белән хәл итәргә тырышкан идек. Әмма анык позиция әлегә кадәр эшләнмәгән”, -ди ул. Җирлекләр башлыклары эшчәнлеген бәяләүдәге мөһим факторларның берсе дип совет рәисе инвесторлар җәлеп итү сәләтен атады. Бу өлкәдә әле индивидуаль эш җитми. Әлегә муниципаль районнарда формалашкан инвестицион мәйданнарның шактые буш.

Алда торган бурычларның тагын берсе - авыл җирләрендә фермер һәм шәхси хуҗалыкларның нәтиҗәле челтәрен булдыру. Моны тормышка ашыру һәм авыл җирлекләрен стимуллаштыру өчен, совет рәисе Президентка берәр миллион сумлык 150 республика грантын булдыру тәкъдимен кертте.

Агымдагы елның узган 11 ае эчендә җирле бюджетлар 31,7 млрд сумлык керемнәр алынган. План 107 процентка үтәлгән. Минсәгыйть Шакиров муниципалитетларны өстәмә керемнәр алуга стимуллаштыру чаралары булдыру кирәк, һәр муниципалитетның бюджет тәэмин ителешен күтәрү буенча үз программасын булдыру зарур, дип белдерде.

Чыгышында ул кадрлар мәсьәләсен күтәреп, ике съезд арасында иң төп мәсьәләнең - хезмәт хакын күтәрүнең уңай чишелеш табылуын җиткерде. Совет рәисе муниципаль хезмәткәрләрнең читтән торып икенче югары белем алу мөмкинлеген дә искәреп узды.

Совет рәисе муниципалитетлар санын оптимальләштерүгә бәйле фикерләре белән дә уртаклашты.“Бу бик четерекле мәсьәлә, ул кадрлар мәсьәләсен чишү, идарә аппаратын кыскартып, акчаны янга калдыру омтылышы белән бәйле була алмый. Моның өчен төп мотив бары муниципалитетларның мөмкинекләрен икътисади үсеш мәнфәгатьләреннән чыгып берләштерү генә була ала”, дип саный ул.

Съездда шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Бөгелмә, Лаеш муниципаль берәмлекләре башлыклары Илдус Касыймов белән Михаил Афанасьев һ.б. чыгышлары тыңланды. Аларда, аерым алганда, кече авылларны саклау, муниципалитетлар арасындагы хезмәттәшлек, җирле бюджетларны тулыландыру һ.б.мәсьәләләр күтәрелде.

Сүз уңаеннан, хәзер җирле үзидарәләренең үз бәйрәмнәре булачак. РФ Президентының быел дөнья күргән Указы нигезендә, җирле үзидарәләр көне 21 апрельдә билгеләп үтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International