Бүген Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Директорлар советына компаниянең коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча гамәлләре, төбәк сәламәтлек саклау системасын һәм үзизоляция шартларында социль ярдәм күрсәтү чаралары турында хәбәр иттеләр.
Утырышта "Татнефть" ГАҖ агымдагы елның беренче кварталында бюджеты башкарылуы нәтиҗәләре каралды һәм 2020 елның май аена бюджеты расланды.
Директорлар советы "Татнефть"нең 2019 елга дебитор һәм кредитор бурычлары турында мәгълүмат тыңлады.
Утырыш барышында Директорлар советы ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар турындагы мәсьәләне дә карады.
Коронавирус инфекциясенең таралмавын тәэмин итү чараларын үтәү йөзеннән һәм федераль законнар нигезендә В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышын 2020 елның 17 июнендә читтән торып тавыш бирү рәвешендә уздырырга тәкъдим ителде.
Шулай ук Директорлар советы башка мәсьәләләрне дә карады.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.