Татарстан Республикасында торак төзелеше программалары буенча 2020 елның 10 апреленә 839,1 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 28,2%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, быел алты илкүләм проект гамәлгә ашырылачак: «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният». Әлеге проектларны финанслау күләме 13 млрд сум. 125 объектта эшләр башкарылачак.