Fitch Россия тулаем эчке продуктының 2020 елда 3,3% ка кимүен фаразлый

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Россиянең тулаем эчке продукты быел 3,3% ка кимиячәк, 2021 елда тулаем эчке продукт 2,5% ка артачак, диелә Fitch халыкара рейтинг агентлыгы хәбәрендә.

Алдагы фаразда агентлык 2020 елда РФ тулаем эчке продуктының 1,4% ка кимүен һәм 2021 елда 2,2% ка үсешен исәпләгән иде.

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, үсә торган базарларның тулаем эчке продуктлары буенча фаразлары кискен түбәнәйтелгән, бу, һәрхәлдә, 1980 еллардан башлап, моңарчы күрелмәгән кимү булып тора. Шулай итеп, Мексика, Бразилия, Россия, Көньяк Африка һәм Төркия икътисадлары үсеше буенча фаразларга төзәтмәләр кертелгән. Кытайда һәм Һиндстанда хәзер 1% тан да кимрәк үсеш көтелә.

Элегрәк 22 апрель көнне агентлык үзенең дөньякүләм тулаем эчке продукты буенча фаразын 2020 елда 3,9% ка киметте. Алдагы фаразда 1,9% ка кимү көтелгән иде. Агентлыкта билгеләп үткәнчә, икътисадның акрынаюы 2009 ел рецессиясенә караганда ике тапкырга җитдирәк булачак. Бу 2019 ел белән чагыштырганда $2,8 трлн га дөнья керемнәре дәрәҗәсенең кимүен һәм 2020 елга, пандемия башланганчы эшләнгән, дөнья тулаем эчке продукты буенча фаразга карата 4,5 трлн доллар югалтуны аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International