Михаил Мишустин икътисад үсешен торгызу планын эшләргә йөкләде

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 25 майга кадәр мәшгульлекне һәм икътисад үсешен торгызу буенча гомуммилли гамәлләр планын эшләргә кушты.

"Икътисадый үсеш министрлыгыннан, Финанс министрлыгыннан, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан башкарма хакимиятнең кызыксынган федераль органнары белән берлектә 25 майга кадәр мәшгульлекне, керемнәрне һәм икътисадның үсешен торгызу буенча гомуммилли гамәлләр планын эшләүләрен һәм Хөкүмәткә тапшыруларын сорыйм", - дип белдерде Мишустин коронавируска каршы тору буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумы утырышында.

Аның сүзләренә караганда, планны гамәлгә ашыру илдә эшлекле тормышны яңартуны, хезмәт базарын җанландыруны һәм икътисадны үсеш траекториясенә кайтаруны тәэмин итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International