Антон Силуанов: сәламәтлек саклау системасының бюджет ягыннан глобаль финансланып бетмәве юк

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

РФ финанс министры Антон Силуанов бюджет ягыннан Россия сәламәтлек саклау системасын глобаль финанслап бетермәү юк, дип саный.

"Мин сәламәтлек саклау системасын бюджет ягыннан глобаль финанслап җиткермәү белән килешмим. Башка илләрдә медицинага күбесенчә шәхси акчалар бара, бизнес һәм дәүләт түгел, ә кешеләр үзләре иминиятләштерү өчен түли. Бездә башка иминият системасы, дәүләт катнашы белән. Әгәр дә безнең илдә шәхси медицина күбрәк үсеш алган булса, ресурслар да башка икътисадлар белән чагыштырырлык булыр иде", - диде Силуанов "Ведомости" газетасына биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, Россия сәламәтлек саклау системасы тулаем алганда, коронавируска бәйле вазгыятьне кулда тота. "Әлбәттә, бездә өстенлек бар: без башка илләрдә инфекциянең ничек таралуын күрәбез, аларның тәҗрибәсен өйрәнәбез, тиз арада финанслау бүлеп бирдек, койкаларны булдырдык, аларны коронавирус белән авыручылар өчен яңадан җиһазландырдык. Һәм әлегә үлем очраклары, Аллага шөкер, башка илләргә караганда азрак. Әйе, проблемалар күп, әмма бездәге сәламәтлек саклау начар түгел дип саныйм", - диде Силуанов. Ул 2020 елга сәламәтлек саклауны финанслауга бюджетта 1,028 трлн сум салынган, дип өстәде.

Министр билгеләп үткәнчә, медицинада иминият принциплары эшләргә тиеш. "Күпме кертемнәр җыела - Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондыннан шулкадәр акча сарыф ителә. Икенче эш - аерым бурычлар, проектлар, мәсәлән, беренчел медицина ярдәмен заманчалаштыру. Бу очракта бюджет ресурслары иминият кертемнәре күләменнән тыш бүленә. Соңгы елларда медицинада өстәмә акчаларның шактый өлеше медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыруга юнәлдерелде. Сәламәтлек саклау системасының эш нәтиҗәләре күп факторларга бәйле - медицина оешмасының торышы дәрәҗәсенә, табибларның квалификациясенә һәм, әлбәттә, тармактагы идарә системасына. Барысы да мөһим, бары акча гына - секторда иминлек гарантиясе түгел", - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International