РФ Хөкүмәте Россия төбәкләрен, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, 2020 елда бюджет кредитлары буенча түләүләрдән азат итү турында карар кабул иткән. Тиешле документ сишәмбе көнне Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган.
"2020 елда төбәкләр бурычны түләүдән тулысынча азат ителә. 2021-2024 елларда ел саен бурычның 5%, 2025-2029 елларда - вакытыннан алда түләү мөмкинлеге белән тигез өлешләп калганын түлиячәкләр", - диелә документка аңлатма язуында.
2020 елда азат ителгән акчалар субъектлар тарафыннан коронавирус таралу нәтиҗәләрен бетерүгә һәм салым һәм салым булмаган керемнәренең кимүен компенсацияләүгә юнәлтелергә мөмкин, бу төбәкләр бюджетларының тотрыклылыгын тәэмин итәчәк.