Антон Силуанов белдергәнчә, Россия икътисады нефть бәясе 10 долларлык булганда "яши алачак"

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

РФ финанс министры Антон Силуанов фикеренчә, РФ икътисады нефть бәясе баррель өчен $10 булганда "яши алачак". Бу хакта ул "Ведомости" газетасына биргән интервьюсында белдерде.

"Биш ел элек, әгәр Urals нефте $15 арзанрак торса, ягъни бюджет нефть-газ керемнәрен бер тиен дә алмас - бу кризис булыр иде. Ә хәзер нефтькә инде алай игътибар итмиләр, чөнки без кирәкле финанс буферлары булдырдык һәм хәтта бәя $10 булганда да яшәячәкбез", - диде ул.

Силуанов билгеләгәнчә, агымдагы вәзгыятьне ул кризис  дип атамас иде. "Бу кризис түгел, ә, сез әйткәнчә, башка хәлләргә дә охшамаган бурыч, мөгаен,  тарих дәреслекләренә керәчәк вазгыять", - дип ачыклык кертте ул.

2020 елга фараз

Финанс министрлыгы 2020 елда нефть бәясе баррель өчен уртача 30 доллар тәшкил итәр дип исәпли, дип хәбәр итте Силуанов.

"Фаразларга килгәндә, быел без баррель өчен якынча 30 доллар көтәбез (I кварталда шактый югары бәяләрне исәпкә алып, уртача елга), киләсе елда - аз гына күбрәк", - дип билгеләде министр, нефтькә бәяләрнең төп фаразы турындагы сорауга җавап биреп.

Аның сүзләренчә, әгәр мартта ОПЕК+ килешүе төзелмәгән булса, аны яңадан карарга туры килер иде, чөнки нефть һәм нефть продуктларына ихтыяҗ пандемия аркасында кинәт кимегән, һәм ирешелгән килешүләр озак тормас иде.

"Хәзерге килешүнең өстенлеге [табышны кыскарту турында] шунда ки, сөйләшүләрдә хәзер барлык нефть чыгаручы илләр катнаша, шул исәптән АКШ та. Ә бу нефть базарында уңышлырак гамәлләрнең нигезе", - дип билгеләде Антон Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International