Татарстан - бюджет керемнәре иң күп кимегән регионнар арасында

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республика бюджетының һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының 2019 елда, шулай ук 2020 елның беренче кварталында үтәлешен карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2019 елда берләштерелгән бюджетның керем өлеше 327 млрд. сум булган, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр - 299 млрд. сум. Бюджетның керем өлеше 288,5 млрд. сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр - 249,5 млрд. сум.

Үзебезнең салым керемнәрендә табышка салым аеруча күләмле, ул 111,1 млрд. сум күләмендә кергән. Төп керемнәр нефть тармагы белән тәэмин ителгән, түләүләр 59 процент тәшкил иткән.

Чираттагы эре салым - республика бюджетына һәм җирле бюджетларга керә торган физик затлар керемнәренә салым. Берләштерелгән бюджетка - 81,7 млрд. сум, Татарстан бюджетына - 55,5 млрд. сум кергзн. Салым керүнең уңай динамикасына икътисадта уртача хезмәт хакының артуы йогынты ясады.

2019 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты буенча чыгымнар 322,1 млрд. сум, республика бюджеты буенча - 274,8 млрд. сум тәшкил иткән. Чыгымнар ТР Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында куелган бурычларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Министр үз чыгышында чыгымнарның «Илкүләм икътисад», «Авыл хуҗалыгы», «Юл хуҗалыгы» кебек зур бүлекләрене, шулай ук социаль өлкә учреждениеләрен һәм чараларын финанслауга кагылышлы өлешенә тукталды.

2019 ел нәтиҗәләре буенча республиканың дәүләт бурычы күләме 93,7 млрд. сум тәшкил иткән.

Комитет әгъзалары бюджет үтәлеше турында республика закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советына аны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Парламентарийларның узган ел бюджетының тотылмый калган акчаларына кагылышлы сорауларына җавап биреп, Радик Гайзатуллин файдаланылмаган ассигнованиеләр (финанслау һәм фактик башкару арасында аерма) 10 миллиард сум тәшкил итүен билгеләп үтте. Сүз федераль һәм республика чаралары турында бара. Акчаларның бер өлеше агымдагы елга узган елның күчеш контрактлары буенча күчкән.

ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев хәбәр иткәнчә, бюджет үтәлешен тышкы тикшерү төгәлләнү стадиясендә, тапшырылган документлар закон таләпләренә туры килә. Керемнәр буенча бюджет 102,4 процентка, чыгымнар буенча - 96,3 процентка үтәлгән. Ел нәтиҗәләре буенча 9,6 миллиард сум күләмендә сумма үтәлмәгән.

Агымдагы елның беренче өч аенда республика бюджеты үтәлешен анализлауга күчеп, Радик Гайзатуллин беренче кварталда салым һәм салым булмаган керемнәр 53,6 млрд. сум тәшкил итүен, ә Татарстан Республикасы бюджетына 42,6 млрд. сум керүен билгеләп үтте. Табышка салым Татарстан бюджетына 15,5 млрд. сум күләмендә кергән. Гыйнвар-март айларында физик затлар керемнәренә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 19 млрд. сум күләмендә кергән, республика бюджетына - 13,2 млрд. сум.

Мөлкәткә салымнар республика бюджетына 3,3 млрд. сум күләмендә кергән, шул исәптән оешмалар мөлкәтенә салым 2,5 млрд. сум, транспорт салымы - 0,8 млрд. сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына акцизлар 7,6 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән республика бюджетына - 7,3 млрд. сум кергән.

Җыелма керемгә салымнар берләштерелгән бюджетка 2,7 млрд. сум күләмендә тупланган, шул исәптән республика бюджетына - 1,5 млрд. сум.

Салым керемнәре белән беррәттән салым булмаган керемнәр бюджетның мөһим чыганагы булып тора, агымдагы елның хисап чорында республиканың берләштерелгән бюджетына 3,1 млрд. сум күләмендә кергән. Республика бюджетына кертемнәр 1,4 млрд. сум тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылмый торган кертемнәр суммасы 7,2 млрд. сум тәшкил иткән.

Докладчы әйтүенә караганда, 2020 елның беренче кварталында консолидацияләнгән бюджетны үтәү нәтиҗәләре буенча керемнәрнең узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда артта калуы күзәтелгән, ул 19 процент, ягъни 12,3 млрд. сум тәшкил иткән, төп сәбәп –  табышка салымның кимүе.

Шуңа бәйле рәвештә, агымдагы елның беренче кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының беренче чираттагы юнәлешләр буенча чыгымнары үтәлгән, ул 59,2 млрд. сум тәшкил иткән. Республика бюджеты чыгымнары 47,4 млрд. сум тәшкил иткән. Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар үз вакытында һәм тулысынча 12,8 млрд. сум күләмендә бүлеп бирелгән.

Агымдагы елның гыйнварыннан апрельгә кадәр булган чор турында сөйләгәндә, министр ТР консолидацияләнгән бюджетына 73,5 млрд. сум күләмендә, ТР бюджетына 58,9 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр керүен билгеләп үтте.

"Узган ел белән чагыштырганда, артка калу көчәйде һәм 25 миллиард сум тәшкил итте. Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән финанс ярдәмен җәлеп итү мөмкинлеге буенча эш алып барыла», - диде ул.

Комитет рәисе Леонид Якунин фикер алышу барышында агымдагы ел нәтиҗәләре буенча республика бюджеты кытлыгын ничек киметергә җыенулары турында сорады.

Радик Гайзатуллин РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан төбәкләргә 200 миллиард сум күләмендә финанс ярдәме җибәрү турында карар кабул ителүен искәртте. Илнең финанс министрлыгы, төбәкләр тарафыннан бирелгән мәгълүматлардан чыгып, бюджет кредитлары рәвешендә түгел, ә финанс ярдәме рәвешендә беренче 100 миллиард сум бүлүне планлаштыра. 100 миллиард сум күләмендә икенче траншны июньдә бүлү планлаштырыла.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан бюджетлары керемнәрнең иң зур кимүен кичергән төбәкләр исәбенә кергән. Республика нефть тармагында, нефть эшкәртүдә һәм нефть химиясендә табышка салым акчасы шактый кимегән. Радик Гайзатуллин федераль үзәк Татарстанга ярдәм күрсәтер дип ышаныч белдерде.

Моннан тыш, министр әйтүенчә, коронавирус инфекция таралуга бәйле рәвештә федераль бюджеттан республиканың медицина хезмәткәрләренә түләүгә җибәрелгән финанс чаралары тулы күләмдә җиткерелгән.

Комитет әгъзалары әлеге докладны игътибарга алдылар.

Бүген депутатлар 2019 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектын карады. Аларның керемнәре 54,3 миллиард сум тәшкил иткән, чыгымнар - 54,1 миллиард сум, профицит - 147 миллион сум. 2020 елның беренче кварталында керемнәр буенча фонд бюджеты 14,6 миллиард сум тәшкил иткән, чыгымнар буенча - 11,6 миллиард сум.

Утырышта шулай ук «Демидов Алексей Ивановичны Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе вазыйфасына билгеләү турында» мәсьәлә каралды.

Комитет рәисе Леонид Якунин Алексей Демидов кандидатурасын тәкъдим итеп, аның ТР Хисап палатасы рәисе постында 2004 елдан бирле эшләвен билгеләп үтте. Бу органга йөкләнгән бурычлар аның җитәкчесеннән югары һөнәри белем, эш тәҗрибәсе һәм шәхси абруй таләп итә.

"Республиканың Хисап палатасы Россиядә беренчеләрдән булып нәтиҗәлелеккә аудит үткәрә башлады, бу тышкы финанс контроленең иң нәтиҗәле ысулы булып тора. Татарстан Хисап палатасы Алексей Демидов җитәкчелегендә республика муниципаль берәмлекләренең тышкы финанс контроле системасын торгызуга зур өлеш кертте, - дип басым ясады парламентарий. Ул шулай ук әлеге мәсьәләне карау Алексей Демидовның агымдагы биш еллык эш срогы узуы белән бәйле, дип аңлатты.

Парламентарийлар әлеге кандидатураны хуплады һәм әлеге мәсьәләне Дәүләт Советы каравына чыгарырга тәкъдим итте.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International