Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылышта утыз сигезенче утырышы узды.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин "Инвестицион проектларны тормышка ашыру ниятеннән Татарстан Республикасы территориясендә барлыкка килгән инвестицион эшчәнлек субъектлары оешмалары өчен табышка салым буенча салым ставкаларын билгеләү турындагы" закон проектын тәкъдим итте. Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Депутатлар карамагына шулай ук "Транспорт салымы турындагы" Татарстан Республикасы Карарының 5 нче статьяга үзгәрешләр кертү турындагы" закон проекты тапшырылды. Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан республикасында гамәлдә булган транспорт салымы ставкалары Рәсәй Федерациясенең Салым кодексында каралган ставкалардан өч тапкырга аерыла.
"Бюджет чыгымнарының өч елга алдан кабул ителүен исәпкә алып, бюджет системасының балансланган, тигез булуын саклап калу өчен, салым ставкаларын опртимальләштерү мөһим, - диде радик Рәүф улы. - Бездә транспорт салымы ставкалары 2004 елдан бирле үзгәрмәде, шул ук вакытта Рәсәй регионнарының күбесе 2006-2008 елларда РФ Салым Кодексында каралганнан дүрт-бишкә арттырырды."
Депутатлар закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.