Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырды

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

Утырышта 2020 елның дүрт аенда компаниянең бюджеты үтәлеше каралды һәм июнь аена бюджеты расланды, шулай ук агымдагы елның беренче кварталына дебитор һәм кредитор бурычлар турында мәгълүмат тыңланды. 

2020 елның беренче өч аенда «Татнефть» ятмаларында 7,2 млн тонна нефть чыгарылган. Нефть продуктларын чыгаруның гомуми күләме 3,1 млн тонна тәшкил итә. "Татнефть"ның сату челтәре аша 1 млн 203 мең тонна нефть продутлары сатылган, 2 млн 700 мең шина җитештерелгән. 

Шулай ук утырышта катнашучылар компаниянең Россия Федерациясеннән читтәге проектларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңладылар. Нефть һәм сервис компанияләренең «Татнефть» технологияләре һәм җиһазлары белән кызыксынуын исәпкә алып, Директорлар советы чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне дәвам итү һәм уртак проектларны алга таба гамәлгә ашыруны планлаштыру турында карар кабул итте.

Директорлар советы башка мәсьәләләрне дә карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International