Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән очрашты

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Чарада катнашучылар быелның беренче кварталында эшчәнлек йомгаклары турында фикер алыштылар һәм киләчәк үсеш бурычларын билгеләделәр.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, беренче кварталда нефть базары «ОПЕК+» белән килешү туктатылуга һәм коронавирус пандемиясе нәтиҗәләренә бәйле рәвештә тискәре йогынтыда булды. Мартта Россия нефтенең уртача бәясе $29 за баррель булды. Үткән елның шушы чорына карата 2,3 мәртәбә кимрәк. Апрельдә Urals уртача бәясе һәм баррель өчен $18, үткән елның шушы чорына карата 4 мәртәбәгә ким. «Үткән елның шушы чорына карата керемнәр керү дә кимеде», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, коронавирус хәлләре икътисадның активлыгына да тискәре йогынты ясый. Бу нефть-газ тармагына түгел, икътисадның бөтен тармакларына да кагыла. Беренче квартал йомгаклары буенча республикада уңай динамика күзәтелә, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең икътисадның локомотивы – нефть сәнәгате. Бу тармакта ситуация катлаулы. Ил җитәкчелеге бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Бүген беркадәр тотрыклылык урнаша, шул исәптән нефть чыгару кимеде. Башка юлы юк. Коронавирус проблемасы бөтен дөньяга кагылды. Нефть продуктлары һәм продукциясен куллану бик кимеде һәм безнең китереп торуларда чагылды», - диде Татарстан Президенты.

«Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев беренче кварталда кече нефть компанияләре тарафыннан 1 млн. 783 мең тонна нефть чыгарылуы турында хәбәр итте.  

Кече нефть компанияләренең куркыныч җитештерү мәйданнарында сәнәгать иминлеге торышы турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Родион Карпов сөйләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International