1920 елның 27 маенда «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» дип исемләнгән Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Декреты басылып чыкты. Декрет нигезендә республика эшләре белән идарә итү өчен 10 халык комиссариаты, шул исәптән финанс наркоматы расланды.
100 еллык тарихында наркомат һәм Финанс министрлыгын 18 җитәкче җитәкләгән. Шуны әйтергә кирәк, безнең дәүләт нинди генә тышкы тәэсирләр һәм эчке икътисадый проблемалар белән бәрелешсә дә, Татарстан Республикасының финанс системасы аның планлы һәм тотрыклы үсеше белән аерылып торган. Хәтта иң катлаулы, кризислы чорда да салым базасы һәм, республиканың эре һәм урта предприятиеләренең тотрыклы эшчәнлеге нәтиҗәсендә, бюджетның керем өлеше арткан.