Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллинның Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы төзелүгә 100 ел тулу белән котлавы

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Кадерле ветераннар!

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез! Әлеге тарихи датаны без, гаять зур рәхмәт белдереп һәм барлык бу еллар дәвамында ведомство стеналарында хезмәт куйган, шулай ук бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәт белдереп, билгеләп үтәбез. Сезнең һәркайсыгыз республиканың төп финанс органы үсешенә үз өлешен кертте һәм кертә.

Җәмгыятьтә финансистларга югары һөнәри таләпләр куела. Ышанам ки, бюджет акчаларыннан рациональ һәм нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен финанс системасының һәр белгеченең намуслы иҗади эшеннән башка хәл итеп булмый. Эшкә шундый караш берләшүне, үзара ярдәмләшүне һәм тапшырылган эшкә җитди мөнәсәбәтне  таләп итә. Бу сыйфатлар безнең коллективның аерым кыйммәтенә әверелде.

Чын күңелдән, Сезгә нык сәламәтлек, зур рухи көч, ниятләрегезнең тормышка ашуын, эшегездә зур нәтиҗәләргә ирешүегезне, шатлык өчен мөмкин кадәр күбрәк сәбәпләр телим! Уңышлар һәм нәтиҗәлелек Сезгә барлык планнарыгызда һәм башлангычларыгызда юлдаш булсын!

Татарстан Республикасы

Финанс министры                                                       Р.Р.Гайзатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International