Бүген «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турындагы» Декретка имза салуның 100 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңниханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары, РФ ФС Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов һәм чакырылганнар катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Утырыш бөтен иминлек таләпләрен үтәп узды. Чакырылганнар икеләтә – 75 кешегә кадәр киметелде.