Россия Финанслар министрлыгы 2020 елның 26 маенда, Хөкүмәт карары нигезендә, балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен Россия Пенсия фондына 222,1 млрд сум күчерде. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр бирелә торган түләүләрне тәэмин итүгә 197,2 миллиард сум күчерелгән. Бер балага түләү күләме 10 мең сум тәшкил итәчәк. Гаризалар кабул итү инде бара, турыдан-туры түләүләр 1 июньнән башлана һәм 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәр барлыгы кимендә 19 миллион балага биреләчәк.