Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында катнашты
2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумының “Россия и мир” халыкара конференциясендә пленар фикер алышуда Россия төбәкләре глобаль базарларда көндәшлелек тәэмин итү өчен нәрсә эшли алуы хакында сөйләде.
Гайдар форумы — ул даими гамәлдә булган фикер алышу, икътисади һәм сәяси үсешкә йогынты ясаучы экспертлар очрашу урыны. Форум чараларында Россиядә һәм дөньяда глобаль процессларны аңлау буенча алымнар һәм төрле идеяләр буенча фикер алышалар. Быел 16-19 гыйнварга кадәр Гайдар форумы кысаларында “Россия и мир: вызовы интеграции” халыкара конференциясе уза, анда Россиянең глобаль сәүдәcе интеграциясе мәсьәләләре буенча фикерләшәләр.
Бу конференция Россиянең “Большая двадцатка”да рәислеге елында уза, дип билгеләп үтте РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин бүген пленар фикер алышуны ачканда. Моннан тыш, бу Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч беренче Гайдар форумы. Дәүләт Думасы спикеры сүзләренә караганда, моның белән бәйле рәвештә форумның төп темасы – Россия икътисадының дөньяви киңлеккә интеграциясе.
Дискуссия модераторы Сергей Нарышкин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка “Россиянең аерым төбәгенең глобаль базарда нәтиҗәле позиция алуы мөмкинме?” дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим итте.
“Бер генә төбәккә моны эшләү мөмкин түгел, шуңа күрә мин форумда Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясен тәкъдим итәм” , дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе буларак, ассоциация эшчәнлеге турында сөйләде. Р.Миңнеханов белдергән мәгълүматларга караганда, 2012 елда ассоциация әгъзалары -12 төбәк тарафыннан 2 млрд. доллар чит ил инвестициясе җәлеп ителгән. Төбәкләрнең инновацияләргә киткән чыгымнары гомумроссия күрсәткеченең 26 процентын тәшкил итә.
Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының нефть химиясе, металлургия, авиакосмик сәнәгать тармакларында инновацион предприятиеләрнең уңышка ирешү мисаллары бар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда дөньяви базарда көндәшлелеккә күтәрү өчен башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Республика Президенты сүзләренә караганда, ТР да моның өчен предприятиеләр модернизацияләнә, хезмәт эшчәнлеген күтәрелә, яңа инновацион тармаклар булдырыла. Бүген Татарстан сәнәгать производствосы буенча Россиядә 5 урынны били, төп капиталга инвестицияләр буенча 4 нче. Төбәк Daimler, Ford, Rockwool, ZF һ.б. кебек танылган чит ил компанияләре тарафыннан инвестицияләр өчен сайлап алынган.
Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, көндәшлелеккә сәләтлелекне тәэмин итү өчен предприятиләрне модернизацияләү зарур. Нефть химиясе өлкәсендә киң күләмле модернизацияләү эшләре алып барыла. Шулай итеп, “ТАНЕКО” төзелде, “ТАИФ-НК” дизель ягулыгы производствосын модернизацияләде, авыр калдыкларны эшкәртү комплексының яңа проектын булдырды. Минераль ашаламалар җитештерү буенча “Аммоний” заводы төзелә, “Түбән Кама Нефтехим” бер елга 1 млн. тонна этилен җитештерә алырлык комплекс төзелешенә керешә.
ТР Президенты сүзләренчә, көндәшлелеккә сәләтлелекне тәэмин итү эшендә хезмәт эшчәнлеген күтәрү икенче бурыч булып тора. “Предприятиеләр глобаль көндәшлелек шартларында аларның уңышка ирешүе нәтиҗәле эштән торуын аңларга тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
“Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе – безнең предприятиеләр өчен яңа чакыру, - дип билгеләп үтте ул. – Татарстан ярты сәнәгать продукциясен читкә чыгаручы төбәк буларак, предприятиеләр яңа шартларга тизрәк күнегү яклы”. Декабрьдә Татарстан делегациясе Бөтендөнья сәүдә оешмасы штаб-фатирында БСО кагыйдәләренә өйрәтүче семинарда булды.
Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, тармакларны модернизацияләү белән бергә яңа тармаклар да үсеш ала. Шулай итеп, ТР да IT-компанияләрне үстерү өчен ике ИТ-парк булдырылды, Иннополис шәһәре төзелә. Тагын бер перспективалы юнәлешләрнең берсе – нанотехнологияләр. Татарстанда “Роснано” белән уртак проектлар гамәлгә куела, ноябрьдә Россиядә беренче наноүзәк ачылды.
ТР Президенты сүзләренчә, төбәкнең көндәшлелеккә сәләтле булуында кече һәм урта бизнесның үсеш алуы да мөһим.
Шулай ук Казанны Универсиадага әзерләү, инфраструктураны модернизацияләү дә көндәшлелеккә сәләтлелекне күтәрә һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеккә ирештерә.
Анатолий Чубайс үз чиратында, Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары - Татарстан һәм башка төбәкләрдән аермалы буларак, Россиядә ким дигәндә 10 субъектта инновацияләрне үстерү мөмкинлекләре бар, әмма аны эшләмиләр, дип белдерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
2026 елда Татарстан Республикасында «Земство укытучысы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә
Татарстан Республикасында авыл торак пунктларына, я эшчеләр поселокларына, я шәһәр тибындагы поселокларга, я 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән (күченгән) укытучыларга бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләрен гамәлгә кую чараларын тормышка ашыру дәвам итә. Бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләве күләме 1 млн.сум тәшкил итә.
27
апрель, 2026 ел
2026 елда «хроник вируслы гепатит C» диагнозы белән диспансер күзәтүендә булган затларны вируска каршы дару препаратлары белән амбулатор шартларда тәэмин итү турында
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «С гепатитына каршы көрәш һәм әлеге авыруның таралу куркынычын киметү» федераль проекты кысаларында 2026 елда «хроник вируслы гепатиты C» диагнозы белән диспансер күзәтүендә булган затларны амбулатор шартларда вируска каршы дару препаратлары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
25
апрель, 2026 ел
Татарстан Финанс министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды
Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Быел акция аеруча әһәмиятле булды, чөнки ул шулай ук Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уза.
24
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында янгыннан саклауның яңа постын булдыру турында
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау тимер юл станциясе поселогында яңа янгын депосы базасында «Татарстан Республикасы янгыннан саклау» дәүләт казна учреждениесенең аерым янгыннан саклау постын булдыру һәм аның эшләвен тәэмин итү максатларында 2026 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 28,9 млн.сум күләмендә чаралар бүлеп бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз