Гражданнарны лаеклы пенсия белән тәэмин итүне хезмәткә түләү системасын үзгәртүдән башка күзаллау мөмкин түгел

2013 елның 18 гыйнвары, җомга
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге узган ел үз алдына куелган бурычларны тулы күләмдә үтәп чыккан. Бүген ведомствоның ел йомгакларына багышланган коллегиясендә Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Имамов Премьер-министр Илдар Халиковка шулай дип хисап бирде. Аерым алганда, мәҗбүри пенсия иминиятенә алынган кертемнәр планлаштырылганнан 4 процентка, медицина иминиятенә алынган кертемнәр якынча 13 процентка арткан. 2012 елда Пенсия фонды бюджетына 67,5 млрд сумнан артык, мәҗбүри медицина иминияте фондына 14 млрд 156 млн сумлык иминият взнослары алынган.

Марсель Имамов узган ел гражданнарга пенсияләр, пособиеләр түләү буенча дәүләт йөкләмәләренең тулы күләмдә үтәлүен ассызыклады. Ел дәвамында 1 млн 59 мең татарстанлы социаль түләүләр алган. Пенсияләр, пособиеләр һ.б. социаль түләүләргә тотылган финанслар, 2011 елга караганда, 10,7 процентка артып, 129 млрд сумга якынлашкан. Нәтиҗәдә, республикада пенсияләрнең уртача күләме 9,7 процентка үсеп, 8733 сум булган.

Пенсия фонды ТР бүлеге идарәчесе соңгы елларда татарстанлыларның булачак пенсияләрен кайгыртуга тагын да җаваплы карый башлавына игътибар юнәлтте. Бу 2012 елда аеруча ачык күренгән. Узган ел 2 млн 60 мең кеше пенсиясенең тупланма өлешен формалаштырган. Аларның яртысы пенсия тупланмалары белән идарә итүгә вәкаләтле оешма итеп дәүләти булмаган пенсия фондларын яки шәхси идарәче компанияләрне сайлаулары турында фонд бүлегенә гариза юллаган.

Пенсияләрен дәүләт тарафыннан финанслау программасында катнашучы татарстанлылар саны узган ел, 2011 елга караганда, ике тапкырга арткан. Бүген әлеге программада татарстанлыларның 8,8 проценты катнаша. Әлеге программаны 3 ел дәвамында гамәлгә ашыру барышында дәүләт үз йөкләмәләрен тулысынча үтәгән. 81 меңгә якын татарстанлыга 325 млн сумнан артык түләнгән. Марсель Имамов быел да гражданнарны дәүләт финанславы программасында катнашуга җәлеп итүне өстенлекле бурычларның берсе дип атады. “Гражданнарга әлеге программаның өстенлеген, аның гамәлдә булу вакытының чикләнгәнлеге хакында да аңлатырга кирәк”, -ди ул.

Марсель Имамов ассызыклаганча, пенсияләрнең күләме хезмәт хакы күләменә турыдан-туры бәйле. Шуңа да гражданнарны лаеклы пенсия белән тәэмин итүне хезмәткә түләү системасын үзгәртүдән башка күзаллау мөмкин түгел. Белгечләр ясаган хисаптан күренгәнчә, бүген эшләүче россиялеләрнең 30 проценты, гамәлдәге хезмәт хаклары сакланганда, лаеклы ялга чыккач, пенсионерларның яшәү минимумыннан да түбәнрәк пенсия алачак. Бүген лаеклы ялга чыккан татарстанлыларның хезмәт пенсияләрен анализлау шуны күрсәткән: аларның пенсия күләме, 2002 елда пенсиягә чыгучыларныкына караганда, кими бара икән. Бу тенденция алга таба да дәвам итәчәк, чөнки пенсия хезмәт хакы белән турыдан-туры бәйле, ди Марсель Имамов. Аның ассызыклавынча, хакыйкатьне эш бирүчеләргә, профсоюзларга гына түгел, гражданнарның үзләренә дә аңлату кирәк, лаеклы пенсия булдыру өчен бүген иң мөһиме - легаль хезмәт мөнәсәбәтләрен тәшкил итү, хезмәт хакын күтәрү юлларын карау, нормаль эш стажын булдыру.

Премьер-министр Илдар Халиков пенсия турында бүгеннән кайгыртыру кирәклеген ассызыклап, гражданнарны пенсия белән өстәмә тәэмин итү буенча дәүләт тәкъдим итә торган программаларда актив катнашырга чакырды.

Пенсия фонды органнары республикада демографик вазгыятьне яхшыртуга үз өлешләрен кертә, дип ассызыклый Марсель Имамов. Узган ел дәвамында ана капиталын юллап пенсия органнарына 24 меңгә якын татарстанлы мөрәҗәгать иткән. Гомумән алганда, ана капиталы гамәлгә кертелгәннән бирле, шундый 120 меңнән артык сертификат бирелгән. Аны алуга ирешкән гаиләләрнең 60 процентка якыны бу акчаларны тулысынча яки өлешчә файдаланган.

Республиканың Пенсия фонды органнарына ел саен 1 миллионнан артык граждан мөрәҗәгать итә. Ведомствоның сайты, дәүләт хезмәтләре порталлары аша мөрәҗәгать итүчеләр саны елдан-ел арта бара икән. Агымдагы ел башыннан ПФ Татарстан бүлегенең Казанның Киров, Яңа Савин, Вахитов районнары идарәләрендә гражданнарны кабул итүгә алдан язып кую буенча электрон система кулланылышка кертелә. Ел дәвамында бу тәҗрибә Татарстан бүлегенең барлык идарәләренә дә җәелдереләчәк. Гражданнар уңайлыгын тәэмин итүдә контакт-үзәкләр дә ярдәмгә киләчәк. Аларны бу ел дәвамында кулланылышка кертү ниятләнә.

Марсель Имамов Пенсия фонды бүлегенең ведомствоара электрон документ әйләнеше системасында катнашуына тукталып, быел төп бурычларның берсе - республикада халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча технологик маршрут карталарын эшләп, кулланылышка кертү, дип атады. Узган ел илнең пенсия системасында ирешелгән иң зур казанышларның берсе РФдә пенсия системасын үстерүнең озак вакытка исәпләнгән стратегиясен эшләү һәм раслау булган. Аны гамәлгә ашыру өчен 3 федераль канун да кабул ителде һәм агымдагы елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. 2012 елда Татарсан бүлеге РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре арасында җиденче тапкыр рәттән иң яхшысы дип табылган иде. Марсель Имамов, 2013 елда да Татарстан бүлеге лидер исемен саклап калыр, дигән ышаныч белдерде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков коллективның нәтиҗәле эшчәнлеген искәртеп, аларга алда торган бурычларны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде. Хөкүмәт башлыгы үз чыгышында республикада хезмәт хакы, халыкның акча керемнәре үсешенә аерым урын бирде. Аның сүзләренә караганда, 2012 елның узган 11 ае нәтиҗәләре буенча, республикада хезмәт хакы үсеше 16,6 процент һәм халыкның акча керемнәре 17,6 процент тәшкил иткән. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан уртача хезмәт хак күләме буенча - лидер. 2012 елның узган 11 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы күләме 22,5 мең сум, ноябрь аенда 23,3 мең сум тәшкил иткән. Ләкин Премьер-министр шул ук вакытта республикада түбән һәм югары хезмәт хакы арасында аерманың елдан-ел арта баруын искәртте. Хезмәт хакы бурычлары да проблема тудыра. Узган ел хезмәт хакы бурычларын якынча 30 процентка киметүгә ирешелгән. Шулай да, әле бу ел башына 40 млн сумлык бурыч кала. Ә менә Пенсия фондына иминият взнослары буенча бурычларны киметү тенденциясе узган ел күзәтелмәгән. Бу вазгыять белән килешеп булмый. Пенсия фонды, муниципалитетлар, предприятиеләр бу юнәлештә актив эшләргә тиеш, дип саный Хөкүмәт башлыгы.

Соңыннан Премьер-министр пенсия фонды органнарының бер төркем хезмәткрләренә Татарстанның Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International