Дәүләт вәкилләре өчен семинар

2008 елның 23 мае, җомга

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт вәкилләре, акционерлык җәмгыятьләре һәм холдинг компанияләре җитәкчеләре өчен "Акционерлык җәмгыятьләрен үзгәртеп кору. Акционерлык җәмгыятьленең устав капиталын үзгәртү" темасына ике көнлек семинар эшен башлады.

Семинар уздыру өчен ТР Бир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы профессор, корпоратив идарә итүнең халыгара академиясе академигы, Мәскәүдәге корпоратив стратегия үзәге директоры Андрей Глушецкийны чакырды.      Семинарда Татарстан һәм Рәсәйдә корпоратив идарә белән кызыксынган һәр кеше катнаша ала. Семинар ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында, 8 катта иртәнге сәгать 10 да эшли башлый. Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-99-46.
Министрлыкның корпоратив идарә итү бәлеге белгечләре сүзләренә караганда, 2007 ел нәтиҗәләре буенча 118 акционерлык җәмгыяте гомуми еллык җыелыш уздырачак. Бүгенге көндә 54 АҖда  шул исәптән, «Казанкомпрессормаш», «Нижнекамскнефтехим», «Казаноргсинтез», «Бөгелмә авиапредприятиесе», «Холод», "Электроприбор" Казан заводы », «Вакууммаш» мондый җыелышлар уздырды инде. Барлыгы 579 млн.889 мең сумга дивидентлар күчерелгән. 
     ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы  9-10 июньдә "Акционерлык җәмгыятендә икътисад һәм финанслар белән нәтиҗәле идарә итү" темасына корпоратив идарә итү буенча йомгаклау семинары уздырачак.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International