24 май көнне "Батыр" спорткомплексында дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт итү оешмаларында эшләүче проф берләшмә әгъзалары арасында "Әти, әни, мин - спортчан гаилә" исемле гаилә эстафетасы уздырылды. Эстафетада ТР финанс министрлыгыннан Петровлар гаиләсе катнашты.
Әлеге эстафетаның максаты - сәләмәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаилә әгъзәләренең сәламәтлеген саклау һәм яхшырту, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә этәрү.