Бу мәсьәлә буенча комитет утырышында чыгыш ясаган ТР Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин хәбәр иткәнчә, закон проекты РФ субъектларының Россия Федерациясе алдындагы бюджет кредитлары буенча бурычларын реструктуризацияләүне үткәрү кагыйдәләрнең 8 пункты нигезендә реструктуризацияләү бурычларны 2023 елдан алып 2032 елга кадәрге чорда каплау шарты белән рассрочка бирү аша үткәрелә.
Моңа нигезләнеп, 2013 елда дәүләт бурычына хезмәт күрсәтүгә каралган чаралар суммасы - 1 млрд. 849,2 млн. сумга, 2014 елда – 2 млрд. 82,6 млн. сумга, 2015 елда 2 млрд. 247,1 млн. сумга кими.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта “Татарстан Республикасының 2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законының 21 статьясын Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Татарстан Республикасы алдындагы бюджет кредитлары буенча бурычларын реструктуризацияләү шартлары турындагы нигезнамәләр белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Реструктуризацияләү Казан шәһәре муниципаль берәмлегенә 2013 елда узачак егерме җиденче Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерләнүгә каралган чыгымнар кысаларында алып барыла.
“Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан бюджет кредитлары бирү турында килешүләргә өстәмә килешүләрне раслау турында” закон проекты РФ субъектларының Россия Федерациясе алдындагы бюджет кредитлары буенча бурычларын реструктуризацияләүне үткәрү кагыйдәләренең 13 пункты шартын үтәү максатыннан әзерләнгән. А.Шишкин хәбәр иткәнчә, барлыгы 66,9 млрд. сум кредитны реструктуризацияләү турында сүз бара. Аның 63 млрд. сумы – Универсиада үткәрү, 3,9 млрд. сумы корылык белән бәйле. “Республика өчен яхшы шартлар тудырыла”, - дип белдерде финансист.
Утырышта шулай ук ТР Хисап палатасының 2012 елдагы эше турында отчеты тыңланды.