"Татнефть" ААҖ 2008 елның I кварталында эшчәнлек йомгаклары

2008 елның 26 мае, дүшәмбе

26 майда Казанда узган "Татнефть" Ачык Акционерлык Җәмгыятенең (ААҖ) директорлар Советының чираттагы утырышында "Татнефть" ААҖ 2008 елның I кварталында эшчәнлек нәтиҗәләре, Татарстаннан тыш, Рәрәй Федерациясендә һәм чит илләрдә проектларның томышка ашырылуы, 2007 ел нәтиҗәләре буенча акционерларның гомуми җыелышына әзерлек буенча һәм башка мәсьәләләр каралды.

Директорлар Советы "Татнефть" Ачык Акционерлык Җәмгыяте бюджетының 2008 елның 4 ае буенча үтәлешен карады һәм агымдагы елның июнь аена бюджетны раслады. "Татнефть" ААҖ 2008 елның I кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре каралды. Шушы вакыт эчендә Компания 6,5 млн. тонн нефть тапкан, узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда бу 1,3 % күбрәк. Табылган нефтьтнең 45% артыграгы пластларның яңа төрләрен кулланып табылган. Продуктларны реализацияләгәннән 93 млрд. сум акча кергән. 12,4 баланс табышы кергән. "Авыр нефть һәм битум запасларын үзләштерү эшләре буенча программа"ны тормышка ашыру кысаларында Ашальче урынында 3,5 мең тонна югары вязкастьле нефть , бу тәҗрибә вакытында гомуми 10,5 мең тонна нефть табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International